КАЗГАНУ ф. Үзеңне аямыйча, бар булган көчеңә, сәләтеңә эшләү. Я, шулай казганасың инде син, әмма ул балаларыңнан картлыгыңда игелек күрерсеңме? М.Мәһдиев. Көннең-көн буе казганып, арып-ватылып, ярты төннәрдә өйгә кереп авулардан да рәхәтрәк нәрсә булдымы икән?! М.Хәсәнов. Безнең кеше үз тормыш кирәген гомере буе казганып тапса, алар «умырып алу», басып кереп урнашу, хәйлә белән эләктерү кебек «метод»ларны өстен күрәләр. З.Мифтахов |