КАЗА’РМА и. ит. 1) Хәрби частьларны урнаштыру өчен махсус торак бина. Артистлар белән бергә төрле җирләргә, бигрәк тә казармаларга барып, шундагы концертларга да катнаша икән. Ә.Еники. Ахыр чиктә аларны урман ышыгына посып утырган казармаларга илтеп яптылар. М.Хәсәнов. Авыл уртасындагы казармадан үлем сиптерүче эре калибрлы пулемёт түбәсендә ялкын бии башлагач кына тынды. З.Фәтхетдинов 2) иск. Вакытлы, сезонлы вахта хезмәтендәге эшчеләр өчен тулай торак. Икешәрләп, өчәрләп казармадан чыгып, эшкә таралдылар. М.Гафури. Ә медпункт, кагыйдә буларак, әҗәл мәйданыннан --- чак кына читтә, комендатура, каравыл казармалары, административ корпуслар урнашкан җирдә. М.Хәсәнов |