КАЗАНЫШ и. Хезмәт, тырышлык, акыл, сәләт белән зур көч куеп яулап алынган уңыш; хезмәтнең ахыргы югары нәтиҗәсе. Һәм заманыбызның бөек казанышы, безнең илебездә генә элеваторлар, тимер юл вагоннарына сыеп бетмәслек мул икмәк үстерелгән. М.Мәһдиев. Ә хәзер ул әсәр [Безеның «Кармен» операсы] унтугызынчы йөз музыка сәнгатенең иң югары казанышы санала. З.Фәтхетдинов. Азчылык милләт легиончыларына сак мөнәсәбәт күрсәтелү исә Татар арадашлыгы бюросының казанышы, аның рәсми тылмачы Янгуразның да тырышлыгы нәтиҗәсе, чөнки вермахт бу тәкъдимне кабул итәргә һич тә теләмәгән иде. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә