КАЗАНУ ф. Үз-үзен тотуы, тырышлыгы, хезмәте белән уңай мөнәсәбәткә, мактауга, мактаулы исемнәргә, дәрәҗәгә һ.б. ирешү. Бөтен офицерлар арасында хөрмәт казанды. А.Шамов. – Ихтирамны таләп итмиләр, аны казаналар: эш, изгелек, яхшылык белән, – дип, акрын гына башлады сүзен җитәкче хатын. Г.Мирһади. Рәхмәт тирә-юньдә үтә дә тәвәккәллеге, кыюлыгы, алып йөрәкле кеше булуы белән дан казанган. Г.Гыйльманов Казана бару Торган саен күбрәк казану. Үзе лидер булган фирканең узган сайлауларга караганда яхшырак эшләвен, халык арасында абруй казана баруын ассызыклады. Безнең гәҗит. Елга круизлары, тау чаңгысы туризмы да популярлык казана бара Казана башлау Казанырга тотыну. Тома ятим Арсланбай акылы-фигыле белән халык арасында абруй казана башлаган. Мәдәни җомга Казанып алу Тиз арада казану. Ул бик тиз аларның ышанычын, мәхәббәтен казанып ала. А.Шамов Казанып килү Электән, күптәннән хәзерге көнгә кадәр казану. Әлегә кадәр кешене кадерсез итүчеләр, кешене бәхетсез итүчеләр дан казанып килгәннәр. И.Гази Казанып китү Берәр төрле сәбәптән, вакыйгадан соң казану |