КАЗАН и. 1) Астына ут ягып ризык пешерү өчен кулланыла торган йомры төпле, җәенке авызлы чуен савыт. Хатыны казаннан ясмык чумарын соса башлады: җылы пар эчендә калган Фатыйма казан янында бераз вакыт күренмичә торды. И.Гази. Әбиләр янәшәдәге тәбәнәк мич казанында пешеренеп йөриләр. Г.Гыйльманов

2) тех. Ягулык, электр энергиясе һ.б.дан файдаланып, кайнар су яки пар ясый торган җайланма. Скважина ягыннан ротор әйләнүе, пар казаннары гөрләве ишетелеп китә. А.Әхмәт

3) сөйл. Су төбендәге яки җир өстендәге тирән булмаган, киң авызлы чокыр. Шул мәлдә үк, көчле агымга эләгеп, [кошчык] аска – чишмә казанына төшеп китә. Г.Гыйльманов

4) күч. Тупланыш, тупланган урын; үзәк. Схоластик моназара казанына, башка күпләр арасына, аталары тарафыннан Йосыфҗан белән Давыт та китереп ябылалар. Г.Ибраһимов

Казанга сыймас кабырга Үзен тәкәббер, башкалардан өстен тотучы кеше турында. Казаны әйбәт кайный Башы яхшы эшли, акыллы, зиһенле. Башлы малай булырсың, казаның әйбәт кайный… Г.Гыйльманов. Казанына күрә чүмече «Иш ише белән туры килгән» мәгънәсендә. Казанында кайнату Аерым карашлар тәрбияләү, идеяләр, фикерләр сеңдерү. [Революция] --- иске тәрбиядә үскән кешеләрне дә, үзенең казанында кайнатып, үзгәртеп чыгара. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә