КАЗАК I и. төрки 1) XV–XVII йөзләрдә крепостной изүдән рус дәүләте чикләренә (Дон, Җаек, Запорожье) качып киткән ирекле кеше, качак. Себердә урыс экспансиясенең иң алгы сафында казак төркемнәре баруын да истән чыгармаска кирәк. Ә ул халык һәртөрле качкыннардан, «беткән башлар»дан оешкан булып, иген игү яки мал асрау исәбенә түгел, юлында очраган халыкларны талау исәбенә көн күргән. З.Мифтахов 2) Россиянең XVIII йөзләрдә формалашкан чик өлкәләрендәге (Дон, Кубан, Терек, Оренбург һ.б.) махсус гаскәри частьларда хезмәт иткән өчен, җирдән ташламалы файдалану хокукы булган хәрби катлау вәкиле. Килүчеләр Дон казаклары отряды булып чыкты. М.Гали. Шуның өчен сез минем унбиш яшәрлек бердәнбер кызымны рус казагына тотып бирдегез. Ф.Бурнаш 3) Шул катлау вәкилләреннән төзелгән хәрби частьта хезмәт итүче рядовой. Әй, кызлар, карагыз, кара, атлы казаклар үтә. К.Тинчурин. Ишектән тагы бер атлы казак кереп, Илсөярне тотып алды һәм Бикмуш бабайны җилтерәтеп алып чыгып китте. Г.Гобәй. [Ат чабыштырганда] Камчыңны бик ныклап кулыңа чалып тот. --- Казак шикелле алгарак ятып бар. М.Гали 4) Шул чик өлкәләрдә туып үскән крестьян. Чөнки кәрван кебек төялеп күчүләр, мәшәкатьле булса да, казак өчен бер бәйрәм, уен-көлке кебек бер ихтыяҗ иде. Г.Ибраһимов |