КАЗА’ КЫЛУ ф. Берәр сәбәп белән үз вакытында үтәлә алмыйча калган бурыч дәрәҗәсендәге эшне соңыннан, башка вакытта үтәү. Ярар, мин алайса, чәйгә кадәр тәһарәт алып, юлда калган намазларымны каза кылып алыйм. М.Гафури. – Иртәгә каза кылырмын инде, – диде. Ш.Камал. [Сабира кодагый] --- түргә барып, намазлык алып, иртәнге намазны каза кылырга әзерләнде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә