КАЗА и. гар. 1) Афәт, бәла, зарар, бәхетсезлек. Каза килсә берәүгә, димә: килсен, Берәүгә килсә сырхау, димә: үлсен. Г.Утыз Имәни. Шулар аркасында илгә никадәр каза килгәнне белмисең, шул гөнаһ шомлыкларын яклап торасың. М.Гафури. Сугыш елларында, ярый, сүз әйтмәдек. Анысы бөтен ил белән килгән каза булды. В.Нуруллин

2) Зыян, югалту. Олы мәетнең һәрвакыт казасы була: я ат үлә, я сыер… безнең менә кәҗә үлде. И.Гази. Йортка килгән казаны уртак күтәрик. Г.Нәбиуллин

3) Үз вакытында үтәлмәгән, үтәлүе мәҗбүри булган эш, үтәп өстән төшерелергә тиешле бурыч. Син нигә намазы казага калган картлар төсле моңайдың? Ф.Бурнаш. Яшьрәк чакта укылмыйча казага калган китапларны укып гомер уза. М.Әмир

Казалы булу Каза күрү, бәла-казаларга тару, казалану. Казалы булдым, халык теленә «Нәкыя» дип менгән маркалы кесә телефонымны җуйдым. Р.Зарипов. Исәнләшкәч: «Нурәхмәт җаным, – диде ул, тавышына бар булган назлылыгын салып, – казалы булдым әле, казаным тишелде». Г.Шакиров. Каза табу Зыян күрү, бәлагә, бәхетсезлеккә юлыгу. Анда [фронтта] күпме асыл егет чебендәй кырылды лабаса, бәлки, инде бу ханымның да яры каты бәрелешләрнең берсендә каза тапкандыр? Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә