КАЗ и. 1) Үрдәкләр семьялыгыннан, аккошлардан калынрак гәүдәсе, кыскарак муены, кыскарак сары томшыгы белән аерылып торган, ак яки соры төстәге каурыйлы эре су кошы. Чөнки тавыклар да, чебешләр дә, үрдәкләр дә, казлар да бертуктаусыз йөгерешеп, җим ашап, бер-берсен куышып кына торалар. А.Әхмәт. Тын урман өстеннән бер көтү кыр казы шаулап узды. Г.Гобәй

2) Шул кошның итеннән әзерләнгән ашамлык. Казы да, пилмәне дә, сумсасы да, гөбәдиясе дә – берсе дә калмады. Ш.Камал. Ярый әле, бәхеткә каршы, Хәдичә түтинең тозлаган казы бар икән. Г.Бәширов

Каз башы Икмәкне урак белән урганда 25–50 көлтәдән куела торган чүмәлә төре. Каз боты Киемнең берәр өлешенә юешләп, чиләндереп, бик каты кысып ясалган төен. Илдар бая Әкбәр вәгъдә иткән каз ботының шушы икәнен аңлады. Г.Гобәй. Каз йөреше Күкрәкне киереп, башны артка ташлап йөрү рәвеше. Каз муены булу Салкын тиюдән яки ипсез-уңайсыз ятудан муен каерылып, кыйшаеп сеңере кату, муен борылмау. Каз тәне Салкыннан, нык дулкынланудан, кинәт куркудан тән өслеген каплап ала торган вак-вак төерчекләр. Бозлы баткак, ботинка ертыкларыннан табанга, тубыкка сыланып, бөтен гәүдәне каз тәне белән каплый. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә