КАЕШЛАНУ ф. 1) Туктаусыз ышкылудан, орынып торудан ялтырап шомару (кием тур.). Тимерчелектә каешланып каткан картузын арткарак чигереп, зәңгәрсу яшькелт күзләрен җиргә төбәп --- өзеп кенә әйтте. Г.Ахунов. [Яшьләр] – И Гата абзый, түбәтәең, күн итек төбенә салдырсаң, өч елга түзәр иде, – дип көлделәр. Шулхәтле озак кигәч, каешланмый хәле юк. Г.Толымбай

2) Сөялләнеп, кутырлар белән капланып бетү, каты булып шомару (куллар, уч төбе тур.). Бу – зур буйлы, каты каешланган куллы --- [кеше]. Г.Ибраһимов. Тузудан чуклана башлаган ыштан балагы эченнән чыгып торган тәпие, кутыр-чатыр чебиләп, тәмам каешланып каткан иде. М.Хәсәнов

3) Камыры уңмаудан, күпереп күтәрелмәүдән кайрыланып кибү, кату (икмәк тур.)

4) күч. Остару, шомару, үткенгә әйләнү. Без яшь, без әле каешланмаган, шомармаган. Н.Фәттах

5) күч. Бернәрсәгә дә исе китми торган гамьсез кешегә әйләнү. Председатель – күптән инде һәртөрле шелтәдән каешланган утызлар тирәсендәге егет – бик өлгер җавап бирде. Ә.Еники. [Тәзкирәнең] --- Һарунныкы ише «тәнкыйть» сүзләренә аның күптән колагы каешланган иде. Н.Фәттах

Каешлана бару Көннән-көн күбрәк, ныграк шомарып, үткенләнеп каешлану

Каешлана төшү Тагы да бераз каешлану

Каешланып бетү 1) Тәмам, бөтенләй ялтырап каешлану. Башындагы ертык фуражка, өстендәге әллә ничә ямаулы каешланып беткән кыска киемнәр белән ул Мәрьям күзенә үксез бала кебек кызганыч күренә иде. Ш.Камал

2) күч. Бик нык шомару, үткенләнү. --- еллар буе каешланып беткән бюрократ абыйларның кырга сыймас кыланышларын тәнкыйтьләргә алынам. К.Тимбикова. Инде шул чагында ук, конституцион ирекләр һәм гарантлар турында сөйләшкәндә, демагоглыкта шомарып, каешланып беткән. Р.Мирхәйдәров. Кара син аны, кызыл сүз сөйләп каешланып беткән ---. Р.Вәлиев

Каешланып калу Каешланган хәлгә килү

Каешланып тору Ялтырап шомарган, каешланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә