КАЕШ и. 1. 1) Иләгән яки чи күн һәм шул күннән эшләнгән төрле калынлыктагы һәм киңлектәге тасма. Ул нечкә каеш белән иңенә эленгән биноклен күзенә китереп теге як ярга текәлде. Г.Бәширов. Кыяфәтләр бер дә галәмәт: ул аркылы-торкылы каешлар, ул чырайдагы бөркет кыюлыгы! Г.Ахунов 2) Күбесенчә күннән эшләнгән тасмасыман билбау. Өсләрендә аларның билен каеш белән буган гади солдат гимнастёркасы һәм кыскарак кара юбка. Ә.Еники. Бил каешына лимонкалар таккан егет --- җавап бирде. З.Фәтхетдинов 3) тех. Бер шкифтан икенче шкифка әйләндерү хәрәкәтен тапшыру өчен кулланыла торган, калын күннән яки башка нык материалдан эшләнгән йомык түгәрәк тасма (машинада, механизмда). Үсеп күп еллар үткәч, молотилкада эшләгәндә, Гафиятнең күлмәк итәге привод каешына эләгеп, үзен чак-чак кына машина бәреп үтермәде. Ә.Айдар. Габделгазиз инде сугу машинасын әллә кайчан туктаткан да көненә кимендә ике-өч тапкыр өзелеп үзәккә үткән, барабанны маховик белән тоташтыра торган иске каешны ялгарга керешкән иде. В.Нуруллин 4) Багаж бәйләү өчен махсус тасма, бау 2. с. мәгъ. Каештан ясалган, каештан торган. Өч-дүрт каеш йөгәнне бергә бәйләп аркасына аскан килеш, ялкау гына атлап кайтып килүче бер яшь егет әйтте бу сүзне. М.Әмир. Сикереп менүе булды, төшәргә теләмичә киреләнгән егетләрнең аркасына каеш камчы белән тамыза башлавы булды. Т.Ахунов |