КАЕРЫЛУ ф. 1. 1) төш. юн. к. каеру. Урамга караган өч тәрәзәнең дә капкачлары каерылган. Ә.Еники 2) Гәүдәнең табигый торышын үзгәртеп, артка таба борылу; киерелеп артка борылып карау. Алар Рәхимнең өенә каерылып карый-карый акрын гына узып киттеләр. М.Хуҗин. Лима каерылып Янгуразга карады. Т.Әйди. Каерылып артына борылып карарга теләмәде Мөнәвәрә, имәннән аерылып, абына-сөртенә алга ашыкты. Н.Гыйматдинова 3) Көч белән ботарланып зәгыйфьләнгән, имгәнгән булу. Шул вакыт давыллы җилдә каерылган, кышкы ачы салкыннарда чатнаган я яшен сугып киткән агачларның кайберләре җиңелчә генә шыгырдап, сыкранып куя. З.Фәйзуллин 4) Кабыгы арчылып кубу, каезлану. Каерысы каерылган черек бер усак агачыннан гыйбарәт. Ш.Камал 5) к. каеру (5 мәгъ.). [Бригадир] Шофёрга читтән, икенче юлдан китәргә боерды, һәм бәйрәмчеләр төялгән машина бара торган юлыннан кырт кына читкә каерылды. Н.Фәттах 2. каерылып рәв. мәгъ. 1) Мул булып, күпләп. Әнә каерылып уңган иген кырына, кешеләрнең дәртләнеп эшләүләренә карап гыйбрәт ал, ичмасам. Р.Ишморат. Каерылып үлән үскән тын яткылны урталай ярып аккан йөгерек инеш каядыр кояш баешына ашыга. Җ.Рәхимов. Бер елны каерылып иген уңды – хезмәт көненә җидешәр килодан өләштек. Т.Әйди 2) Киң итеп, төбенә хәтле. Кечкенә капка каерылып ачылды һәм койма аратасына шартлап бәрелде. М.Хуҗин. Урам якта машина гүләп килеп туктаганы ишетелде, олы капка каерылып ачылып, әрҗәсенә берничә озын торба салган «КамАЗ» әкрен генә керә башлады. М.Маликова 3) Киерелеп, киң колач белән. Менә ул туктап чалгысын кайрап ала да тагын каерылып-каерылып чабарга тотына. И.Гази 4) Кизәнеп, бар куәткә, бар көчкә. Каерылып, башына таяк белән сугу 5) Юнәлешен үзгәртеп, барырга тиеш юлыннан тайпылып. Гомер юлының бик мөһим бер борылышында читкә каерылып кереп китте дә… юлдан язды, сукмагын югалтты… Г.Гыйльманов Каерыла башлау Каерылырга тотыну. Мәскәү җасусы Иван Оболенскийны куганнан соң, Әҗем хан бераз үзгәрде, ләкин ул хәзер баш карачы Булат бәк ягына каерыла башлады. Р.Батулла Каерыла төшү Тагы да бераз каерылу Каерылып бетү Тәмам, бик нык каерылу; нигезеннән кубып чыкканчы каерылу. --- як-якка карый-карый, муеннарым каерылып бетте. Г.Кутуй. --- фермадагы элекке төзек, агарып-балкып торган биналар бушап калган, аларның тәрәзәләре ватылып, ишекләре каерылып беткән. Г.Гыйльманов Каерылып калу Күпмедер вакыттан, ниндидер сәбәпләрдән каерылган торыш алу. Аларның [урман сукмакларының] кайсыдыр өзелеп калды, кайсыдыр урау якка каерылып калды. Г.Гыйльманов Каерылып китү Кинәт, көтмәгәндә каерылу. Менә аның сул кулы кинәт артка таба каерылып китте. А.Әхмәт Каерылып ташлану Төрле кисәкләре төрле якка каерылып ыргытылган хәлдә булу. Ишекләре каерылып ташланган буш амбарлар эчендә көзге җил айкалып йөри. И.Гази Каерылып тору Әле, хәзер каерылган хәлдә булу Каерылып төшү Нигезеннән үк кубып чыгу, төбеннән үк каерылу. --- ишек элгече каерылып төшкән иде. Ш.Камал Каерылып чыгу Ахырга кадәр каерылу, төбеннән үк йолкыну |