КАЕРУ ф. 1. 1) Нык беркетелгән, ныгытылган әйберне кирегә йолкып, суырып чыгару. Гайфи, ике дә уйлап тормыйча, төтенләнеп яткан амбарның такталарын каерырга кереште. Г.Гыйльманов. Бикмуш бабай идәннең бер тактасын каерып ачты да аннан бүрек хәтле бер төргәк алып, Мәрдән абзыйга бирде. Г.Гобәй 2) Әйбернең башларын, очларын, тармакларын кире якка әйләндереп бору, як-якларын кире якка юнәлтү, сындырып ботарлау. Урманда бер агачны җил каерса да, ул, мөгаен, җилгә түгел, Әхмәдуллага сылтыйдыр. Н.Гыйматдинова 3) Аяк, кул, бил, баш һ.б.ш. әгъзаларны көч белән кире якка тарту, бору, имгәтү. --- бер кулы белән Мәдинәнең имән бармагын каерып сындырырга кереште. Ш.Камал. Палач килеп ашыгыч каты хәрәкәт белән аның кулларын каерганда да, артка каерып бәйләгәндә дә, бу уй аның башыннан чыкмады. Г.Ибраһимов. Хәнифә Вәлиулловна чанасыннан сикереп төшеп, атының башын каерып тәртәгә бәйләде… В.Нуруллин 4) Зур-зур күләмдә куптарып актару, зур кисәкләр белән куптарып алу. Төрле якта кешеләр безнең кебек үк җир каера, мыжгып хәрәкәтләнеп торалар. Ш.Камал. Ибрайга әле генә үз төрәне каерып салган кантарны ыргытты. Г.Гобәй. Көне буе салам каерып, кулсыз, беләксез калып кайтып керә ул [Хәлим]. Г.Гыйльманов 5) Хәрәкәт юнәлешен үзгәртү, читкә бору, тайпылу. [Бәдретдин] --- атны олы юлдан уңга каерды. Ә.Еники. [Рәмзи] Безне күрүе булды, уңга борыласы урынга сулга каерып, капка төбенә килеп тә туктады. Ф.Садриев. Аяклар туган нигезгә каерды. Р.Мөхәммәдиев 6) күч. Нинди дә булса мәнфәгатьләрне, мәсьәләне, фикерне үзәккә алып, игътибарны шуңа юнәлтү; аны кайгырту, яклау. Монда калганнарның кайсы байлар ягын каера башлаган, кайсы эчүгә сабышкан, иң элекке юлны бөтенләй ташлаган. Г.Ибраһимов. Әгәр колхоз үз ягына гына, завод үз ягына гына каерса, без ерак китә алмабыз. Г.Әпсәләмов. Аны [Мирсәет Солтангалиевны] Питерга чакырып китергән Әхмәт бай Цаликов сул меньшевиклар ягына каера ---. Р.Мөхәммәдиев 7) күч. Әңгәмәнең темасын үзенә кирәк якка бору, сүзне үзенә кирәк якка үзгәртү. Ләкин Нәфисәнең исәбе Габдрахман турында сүз куертып, Давытның үзеннән актык нәрсәне әйттерү иде. Шуңа күрә ул һаман шикле якны каерды. Г.Ибраһимов 8) күч. Күп итеп, мул итеп табыш алу, файда күрү. Әле сорап-нитеп тормаган өчен алардан тагын да ныграк каерырга иде дә… А.Әхмәт. Кеше тота, квартирант. Акча каера. Г.Нәбиуллин. Гектарыннан тартып-сузып сигез-тугыз центнер арыш алган басулардан егермешәр-утызар центнер уңыш каералар. Ф.Яруллин 9) күч. Башкару, эшләү, майтару. – Я Әхмәт, үзең ни эшләр каерасың? Һаман союзда эшлисеңме әле? – диде. Ш.Камал 2. каерып рәв. мәгъ. 1) Көчләп; ватып-җимереп. Лазаренко аның авызын хәнҗәр очы белән каерып тешләрен ачты да, ике бармагын тыгып, аны костырды. З.Зәйнуллин 2) Төбенә кадәр, киң итеп. Чөнки авылда бары тик ул гына ишекне шулай киң итеп, тупсасына хәтле каерып ача иде. А.Шамов. Харис Рәмзия апасы алдыннан ишекне каерып ачты, аннары рәхим итегез дигәнне аңлатып, артистларча кулын алга сузды. Б.Камалов. Әмма чирек сәгать тә үтмәгәндер, кемдер зур якның ишеген каерып ачты, нидер карады, эзләде дә гөрселдәтеп кире япты. Казан утлары 3) Көч белән, киң колачлап. Шул арада Бикмуш бабай каерып-каерып ике тапкыр ишәргә өлгерде. Г.Гобәй. Сәгыйть, кояшта янган көчле беләкләре белән тыгыз суны каерып ишә-ишә --- икенче як яр читендәге биек карамаларга таба йөзеп китте. Н.Фәттах 4) Әйләндереп, бөкләп. Яулыкны каерып бәйләү 5) Мул итеп, күп итеп. Зөһрә апа баздан салкын катык алып керде, каерып икмәк кисте. Ә.Фәйзи 6) Үз теләгеннән башка, ирексезләп. Менә бу старшина --- бәлки, минем кебек үк авыл малаедыр инде. Әллә Мәскәү, Ленинградтанмы, музыка мәктәбен тәмамлаган вакытында каерып хәрби хезмәткә алганнармы? М.Мәһдиев. Ул шешә капкачын таза теше белән генә каерып алды да, башын артка ташлап, голт-голт эчә башлады. М.Маликова Каера башлау Каерырга керешү. Мине бер кырыйга кысрыклап, вагон ишеген каера башладылар. З.Мәхмүди. Базар мәчете дип аталган мәчет түбәсенә менеп, калайларын каера башлый. Р.Батулла Каера бирү Бернигә карамыйча каеруны дәвам итү. Төхфәтнең куллары сикерергә ирек бирми башлагач, айгыр аягы белән җир тырнады, башын каера биреп, ирек эзләп карады. З.Зәйнуллин Каера төшү Тагы да бераз каеру Каерып ату Дорфа, тупас, ватып-җимереп каеру Каерып бетерү Тәмам имгәткәнче, авырттырганчы, җимергәнче каеру Каерып җибәрү Кинәт, көтмәгәндә каеру. Җил уралып килеп ишекне каерып җибәрде. И.Салахов. Гандольер пассажирның алдына дөя йоныннан тукылган кыйммәтле плед япты да озын ишкәк белән канал суын бер генә каерып җибәрде. М.Юныс Каерып калу Каерырга өлгерү, мөмкинлектән файдаланып, күбрәк каеру Каерып кую Алдан каеру, каерылган хәлгә китереп калдыру Каерып салу Артка таба каерып салындырып кую. Ә ул крокодил тиресеннән тегелгән портфеленең көмеш йозагын ---, гайрәтле хәрәкәт белән шартлатып ачып, капкачын артка каерып салды. Ә.Гаффар Каерып ташлау Тиз-тиз каеру, аннан-моннан актарып каеру. Гәрәй ачудан кызып, сүгенергә тотынды, бер шкафны каерып ташлады. Г.Ибраһимов. – Егетләр, түбәне каерып ташлагыз, түбәне! Багорлар белән! – дип кычкырды Гафиятулла бабай. Г.Әпсәләмов Каерып тору Гел, бертуктаусыз каеру. Кайберәүләрнең аяклары гел шунда [аракы кибетенә] каерып торды: мыштым гына кереп киттеләр дә кош тоткандай очынып чыктылар. Р.Мөхәммәдиев Каерып чыгару Ахырга кадәр төбе-тамыры белән кубарып каеру. Берсе чыра белән яктыртып тора, икенчесе, пычак йөзендә нурлар уйната-уйната, Хәлимнең җанын каерып чыгарырга тели… Г.Гыйльманов Каерып яту сөйл. Мөмкинлекләрдән файдаланып, һәрвакыт, даими каеру, зур файда, табыш күрү. Үзенә бергәләп каршы төшү булмаганга, курыкмыйча училище байлыгын каерып ята ул. З.Фәйзуллин |