КАЕНЛЫК и. 1) Күпчелек каен агачларыннан торган, каен агачлары үскән урман. Юлдан дүрт йөз метр чамасы гына читтә, тигез кыр уртасында, кечкенә ап-ак каенлык күренә иде. Ә.Еники. Үр менә башлар алдыннан йомшак карда батып калган чаңгы эзләренә, ерактагы каенлыкка карап алды. Н.Фәттах. Авылның бер ягында, ярты чакрымда ук – куе нарат урманы, икенче ягында исә – каенлык. Т.Әйди 2) диал. Каберлек |