КАЕ’Н ҖИЛӘГЕ и. бот. 1) Розачәчәклеләр семьялыгыннан, ак чәчәкле, хуш исле алсу-кызыл тамчысыман җимеш бирә, җиләгенең бәбәкләре җиргә ятып, мыекчалар җибәреп үсә торган үлән үсемлек

2) Шул үсемлекнең җиләге. --- нарат күркәсе белән чәй кайнатканын, шул арада урманнан савыт тутырып мөлдерәп пешкән каен җиләге җыеп чыгарга да өлгерүен һәм --- чирәмлектә тирләп-пешеп чәй эчүләрен күреп китү, мотлакан, кирәк. Ф.Хөсни. Башына нәкъ аныкы төсле каен җиләкләре белән бизәлгән киң кырыйлы эшләпә дә алып киде. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә