КАЕНАТА и. Хатынга ирнең әтисе. Килен каенатасыннан тел яшерми иде. А.Шамов. Шулай да каенатасы Мәрьямне ялгызын гына җибәрергә теләмәде. К.Латыйп. Шуннан берьюлы каенатаң Биктимер картны чакырып кайтырсың. Т.Гыйззәт

Каената туфрагы Кайната, кайнана йорты (киленгә).Каената туфрагыннан яралган Килеш-кыяфәте, холкы-фигыле һ.б. нинди дә булса ягы белән төшкән йортына охшап торган килен турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә