КАЕН и. 1. Каенчалар семьялыгына караган, ботаклары нечкә сыгылмалы чыбыкларга тармакланган, йөрәксыман яфраклы, кара таплары булган ак кайрылы агач. Җил булмаса да җилферди яландагы яшь каен. М.Фәйзи. Каен агачы дымлы урында үсә алмый, корый. М.Мәһдиев. Җәйдән ярылмыйча калган биш-алты каен түмәре бар иде. Ф.Садриев 2. с. мәгъ. Каен агачыннан, ботакларыннан эшләнгән, каеннан булган. – Кичә генә урманнан алып кайткан мәтрүшкәләр катнаштырып җыйган яшь каен себерке куйдым, туйганчы рәхәтләнеп чабыныгыз! – диде ул. М.Гали. Каен бүрәнә. Каен утын ◊ Каен боткасы ашату Чыбык белән суктыру, кыйнау. Үтергәнче, шәрә калдырып, каен боткасы ашатканнар. К.Латыйп |