КАЕК и. Агач кәүсәсен чокып ясаган көймә. --- ныгытмадан унлап гаскәр чыгып, каекка утырып, сәүдә көймәсе янына килеп җиттеләр. Г.Гобәйдуллин. Ул – байның кызлары гына йөри торган каек. М.Фәйзи. Гази, җитез-өлгер хәрәкәтләнеп, ярык соскы белән каек эченә тулган суны түгәргә кереште. М.Хәсәнов. Каек төбендә беләктәй калын-тыгыз кара балыклар тыпырдашып ята. Ә.Еники // Гомумән, кечкенә көймә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә