КАЕЗЛА’У ф. 1) Нәрсәнең дә булса тышкы кабыгын актарып куптару, каеру, өске катлавыннан арындыру. Шалашның түр стенасы булып күренгән каен тармаклары арасында аяклары каезламыйча, өсте ышкылмыйча ясалган тәбәнәк өстәл күрде. Г.Гобәй 2) Чоку, чокып алу, казу. Кемдер, тырышып-тырышып, шул урындагы язуны балта беләнме, кискеч беләнме, кылыч беләнме каезлап, ватып бетергән. Р.Батулла 3) Кыру, кырып куптару. Инде икеме-өчме тапкыр кырылган казанны яңадан ялтыратканчы каезларга керешәләр. М.Хәсәнов 4) Хайваннарга карата: яшь агачларның кәүсәсеннән кайрысын кимереп ашау 5) Тәнгә ышкылып, кадалып, төртелеп авырттырып тору. Синең белән берәү трамвай эчендә кысылып, сыңар аягына басып бара, газаплана, аның үткен почмаклы портфеле синең тез астыңны каезлый. М.Мәһдиев 6) күч. Чыбыркы, камчы яки чыбык белән кыйнау. Сыртын каеш чыбыркы белән каезлыйсы нәрсә. Р.Ишморат. Тәнемне таяклар белән каезлаганнармыни, сулыгып авырта, башыма әйтерсең кургашын койганнар, күзләрем йомыла, алдымда әлҗе-мөлҗе утлар уйный сыман. Г.Тавлин. Бер көнне борынын канатып, икенче көнне сыртын каезлап кайтаралар. Н.Гыйматдинова 7) күч. Бертуктаусыз искә төшеп борчып тору, җан тынычлыгын алу. Хәлим, баш миен каезлаган сорауларны сыгып чыгарырга теләгән кебек, ике кулы белән башын кысып тотты... Г.Гыйльманов. [Көн дә үлем, көн дә үтереш ишетү] --- исә безне баса, җаннарны каезлый, яшәвебезнең ямен кисә барды. Ф.Яхин 8) күч. Бик нык ачулану, тәнкыйтьләү; нәрсәдер әйттерү, эшләтү максаты белән өзлексез таләп итү, басым ясау. Директор каезлый башлагач табалар!.. Г.Ибраһимов. Шәп каезлагансың! Бөтен гомеребез ялган чәйнәп узды инде, дөресен ярып салырга да вакыт. Т.Әйди 9) күч. Кабат-кабат тәкрарлап, инандырып үзенекен сөйләү, үз фикерен үткәрергә тырышу. Ул гаҗәп бер салкын кан белән һаман үзенекен каезлый. Ш.Камал 10) күч. Талау, көчләү Каезлап бетерү Бик нык, тәмам чиләндереп каезлау. Әнә бит, айгырны камчылап, сыртын буй-буй ярып каезлап бетергәннәр, миһербансызлар! Ф.Яхин Каезлап тору 1) Әле, хәзерге вакытта күз алдында каезлау. Капка төбендә шырпы кабыннан китеп алынган чыра белән теш каезлап торган бу ир уртасы кешене Гыйлемхан танымады. Р.Мөхәммәдиев 2) Һәрвакыт, бертуктаусыз каезлау Каезлап чыгу Һәрберсен, берсен дә калдырмыйча, бер-бер артлы каезлау Каезлый бару Һәрберсен берәм-берәм каезлау Каезлый башлау Каезларга тотыну. Болай минут саен сыртыңны каезлый башласалар, билсез калуың да бар! Ф.Яхин. Ә ул туйдан соң икенче көнне үк җилкәңә менеп атланыр да муеныңны каезлый башлар. И.Хәйруллин. --- идарә эшеннән бушаган араларда шул өйгә дигән бүрәнәләрнең кабыкларын каезлый башладым. В.Нуруллин |