КАДР I и. фр. 1) Иҗтимагый эшчәнлекнең теләсә нинди тармагындагы хезмәткәрләрнең әзерлекле, квалификацияле төп составы. Шуны әйтергә кирәк, хореографик училищены тәмам итүче безнең яшь кадрлар эшкә булдыклылыклары, сәләтләре һәм тырышлыклары белән мактаулы урын тоталар. М.Җәлил. Докладчы --- урман эшен механикалаштыру, аңа даими кадрлар булдыру, урман кисүчеләр алдында торган зур бурычлар турында сөйләде. Г.Әпсәләмов. Әмма син бит хуҗалыкны үзең алып бармыйсың, сиңа ышанган җитәкче кадрлар – колхоз рәисләре, аларны тыңлый белгән урта буын тармак җитәкчеләре алып бара. Г.Ахунов

2) Хезмәткәр буларак аерым бер кеше

3) хәрби Регуляр армиядә даими төп хәрби состав



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә