КАДИМИ с. гар. иск. 1) Борынгы, әллә кайчангы, электәге. Оча торган тәлинкәләр бик борынгыдан билгеле булганнар. Кадими китапларда шуны күрү очраклары теркәлгән. А.Гыйләҗев. Диңгез корабы кадими татар авылларына охшаш, анда кушаматсыз кеше булмый. М.Юныс 2) к. кадимче. Үз чорының җимеше буларак, кадими мәдрәсә татар милләте өчен бик күп зыялылар, галимнәр, әдипләр җитештергән, халыкны аң-белемле иткән. Р.Әмирхан. --- хатын-кызларның тигез хокуклылыгын яклап әйткән сүзләре өчен кадими дин әһелләреннән эләкте үзенә. Р.Мөхәммәдиев |