КАДИ’М с. гар. иск. кит. 1. 1) Борынгы, әллә кайчангы, иске. Кадим чорлар кадим мәхәббәте Ни дисәң дә күркәм, мәһабәт… Ә.Синугыл-Куганаклы

2) Иске карашлы, консерватор. Монда байбәтчәнең хәятын начар якка борып йибәргән сәбәпләрнең мөһимрәге аның Сәхилә карчык фикере белән җәдит мәктәбеннән алынып, ниндидер кадим, бохара бер мәхтүмгә бирелүе чыга. Г.Исхакый

3) Дини схоластикага нигезләнгән. Аны [Баязитны] Каргалының биш йөз шәкертле, кара, кадим, фанатик мәдрәсәсенә салалар. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. 1) Борынгы заман, иске заман, үткән вакыт. Кадимнән бу җирләрдә [Себердә] ханнар булган, Төрле җенес халыклары монда тулган. М.Гафури. Әллә кайчангы, кадимдәге хәлләр: югалган кер баулары, онытылып беткән сыңар галошлар, сөткә төшкән тычканнар, ниндидер велосипед тәгәрмәчләре дә телгә алына. А.Гыйләҗев

2) Борынгы, иске, дини караш, искелек. Болардан башка тагы шулай искелекне, кадимне, хөкүмәтне яклаучы булып танылган зур, атаклы берничә ишан, берничә ахун боларның планына кергән. Г.Ибраһимов. Мөхәррирнең бу өченче дәверендәге әсәрләрендә «Инкыйраз»гача чыкканнарындагы кебек милли тәрәкъкыйпәрвәрлек, җәдит һәм кадим көрәше дә юк. Г. Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә