КАДЕРСЕЗЛӘ’Ү ф. 1) Хөрмәт итмәү, ихтирам итмәү. Җитмәсә егетләрнең кыланулары, һушын алгандай, назлы җанын кадерсезли. Ф.Яхин

2) Бәясен төшерү, кадерен җибәрү

3) Сак файдаланмау, сакламау, кадерләп тотмау. – Менә мин дә иске чалбардан чыктым. – Дөрес эшләгәнсең. Нигә әйберне кадерсезләргә? Ф.Яруллин

Кадерсезләп бетерү Тәмам, бик нык кадерсезләү

Кадерсезләп тору Һәрвакыт, гел кадерсезләү

Кадерсезли башлау Кадерсезләү билгеләре күренү. Үзеңне кадерсезли башлаган көнне үк барысына да нокта куярга кирәк булган. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә