КАДЕРСЕЗ с. 1. 1) Кадере булмаган, кадер-хөрмәт күрмәгән. Бу адымың ясап, кадерләнә башлаган тормышың кадерсез итмә. М.Хәбибуллин. Менә үлгән инде, бер кадерсез зат дөнья мәшәкатеннән котылган, урыны оҗмахта булсын. Татарстан яшьләре

2) Файдасы тими торган, бернигә яраксыз, кирәксез. Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән ---. Г.Тукай. Аллаһы Тәгалә юмарттыр, юмартлыкны һәм бөек гүзәл холыкларны сөя, түбән һәм кадерсез эшләрне яратмый. Р.Фәхретдин

3) күч. Хурлыклы, оялырдай; яман

4) сөйл. Әдәпсез, тәрбиясез, тәртипсез

2. рәв. мәгъ. 1) Кадер-хөрмәт күрмичә. Революция тәмам җиңгәннән соң, Вәли бай да, иленә кайтып, кадерсез, хөрмәтсез яши башлый. Г.Нигъмәти. Кадерсезләмә башымны, мин кадерсез үсмәдем. Ә.Ерикәй

2) Тәртипсезләнеп, әдәпсезлек күрсәтеп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә