КАДЕРЛЕ с. 1. 1) Ихтирамлы, хөрмәтле, хөрмәткә, ихтирамга лаек (кеше). Кадерле әткәй, сез ялгыш аңладыгыз ул сүзне. Ш.Камал. Сез – кадерле яшь кызлар, сез уңган, сез чибәр, ил күгендә йолдызлар. Н.Исәнбәт. Кеше үз кадерен үзе белсә генә кадерле. Ф.Яхин

2) Көтелгән, хөрмәт белән каршы алынган (кунак). Без инде мондагы халыкларның кадерле кунакларны башта трубка белән сыйлаганнарын белә идек. А.Шамов. Язын бакчага кайталар кошлар, безнең кадерле канатлы дуслар. М.Җәлил

3) Иркә, йөрәккә якын, сөекле, яраткан. Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Г.Тукай. Һаҗәр зур байның кадерле яшь бикәсе булачак, зур сарайларда ефәк, алтын эчендә йөзәчәк. Г.Ибраһимова // Кадер-хөрмәт эчендә яшәгән. Ата-анасының кадерле баласы бит, ялынып сорагач, каршы килмәдек. Т.Гыйззәт

4) Бик кирәкле, әһәмиятле, кыйммәтле, мөһим (әйбер). Моның белән озак сөйләшеп, мин кадерле вакытымны бушка уздырмыйм. А.Алиш. Тоз – хәзер иң кадерле нигъмәт! Ә.Еники

5) күч. шигъ. Җылы, изге саналган, күңелдә сакланган, онытылмаслык. Бу чирек гасырлык гомер эчендә минем берничә генә кадерле минутларым булды. Ф.Әмирхан. Минем үзем өчен генә бик әһәмиятле, бик кадерле кичерешләрем бар. Ә.Еники. Тормыш кебек кадерле нәрсәсен калдыргандай булды [Хәйрүш] кардонда. М.Хәсәнов

6) Иң түрдәге, иң дәрәҗәле, иң яхшы саналган (урын). Идәнгә тагы бер кат ак киез, аның өстенә палас җәелде, түрдәге кадерле урынга озын кызгылт йонлы куй тиресе җәелде. Г.Ибраһимов

2. кадерлем и. мәгъ. тарт. форм. Яратып, иркәләп, сөекле кешегә эндәшү сүзе. Минем эшем бар бит, кадерлем. Р.Ишморат. Үзең үлсәң үл, кадерлем, ләкин даның үлмәсен. Ә.Ерикәй

3. рәв. мәгъ. Яхшы тәрбиядә, багулы. Гөлчирә кадерле яшәде Сабир кулында. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә