КАДЕРЛӘ’Ү ф. 1. 1) Олылыклау, хөрмәт итү, ихтирам күрсәтү. Тимерхан туган, син монда иртәгәчә кал: мәрхүм Камәр иптәшне кадерләп, олылап күмәрсез. Г.Ибраһимов. Әнине кадерли алмадык. А.Шамов. Аның --- җитди-җылы карашына әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Ә.Еники 2) Иркәләү, яратып тәрбия итү, карап үстерү. --- атасы һәрвакыт «ялгызым» дип, «иркәм» дип кадерли ---. Г.Ибраһимов. Бар кешегә кадерле сеңлемне мин генә кадерләмәсәм, гаеп итәрләр. Ф.Әмирхан 3) Зур көч, хезмәт куеп үстерү. Киң кырларны буйлап, шаулый бодай уйнап – Без үстердек аны кадерләп. Ш.Маннур. Антанас карт түтәл булып торган кабер өстенә чәчәкләр утыртты, аны җәй буе бик тырышып, кадерләп, бөтен күңелен биреп карады. А.Шамов 4) Тиешенчә тәрбияләү, карау, тиешле шартлар булдыру. Үзеңне бик аз гына киендерсәң, бераз гына кадерләсәң, сине күргәч, ирләр егылып --- төшәрләр, диде. Г.Ибраһимов 2. кадерләп рәв. мәгъ. Сак кына, зур саклык белән. Китапны ябып күкрәгенә китерә дә кадерләп кенә өстәлгә куя. М.Фәйзи. Аның сандык төбендә әллә ничә кат чүпрәккә төреп, кадерләп кенә саклый торган үткен мирас пәкесен һәркем белә иде. Ә.Фәйзи |