КАДЕР и. гар. 1) Хөрмәт, ихтирам. Ал да гөл, кадер дә түр, оҗмах та нур булыр. Г.Ибраһимов. Җаек татарларын бу бик сәерсендерде, ягъни ничек инде бу мөселман кешесе урыс мәчетенә бу хәтле кадер һәм хөрмәт күрсәтә. Ә.Фәйзи 2) Югары бәя, кыйммәт. Гүя, каза вә кадернең әзәлдә язып куйган бик зур бер эше хәл кылына, яисә бу кавышуда шундый бер нәтиҗә чыга кебек сизенделәр. Г.Ибраһимов. Бичара ярлырак кешенең кызларының сарык кадәре дә кадере юк. М.Гафури 3) Абруй, авторитет, дәрәҗә, тоткан урын. Пакь кием кадер арттырыр. Мәкаль. Ясаган иям тел бирде, акыл бирде, мәгәр малың булмагач, бу дөньяда кадерең юк икән! Г.Ибраһимов. Якыннанрак белгән саен, бу кешенең минем каршымда кадере арта һәм, дөресен әйтәм, кыланышлары да ягымлылана барды. М.Әмир. Кадер, бәя, чын хак кайчак иясеннән, һай, ерак. Р.Фәйзуллин ◊ Кадергә кия торган Кеше арасына чыкканда, яхшыга кия торган (кием, өс-баш). Кадергә генә кия торган җәйге чалбарымны арттырырга булдым.Ф.Хөсни. Кадерен белү 1) Тиешле бәя бирү, олылау. Атна саен ишан китереп булмас, килгәндә кадерен белеп, фатихасын алып калырга кирәк. К.Тинчурин. Яшьләргә гыйбрәт булыр, хәзергенең кадерен яхшырак белерләр, сөйлә булмаса, күрше. А.Әхмәт; 2) Сак тоту, әрәм-шәрәм итмәү. Бүгенгесе көнне бер пот орлык өчен аһ-ваһ килеп йөргән чагыбызда булган орлыкның кадерен белик. Г.Бәширов. Һәр минутның кадерен беләм мин. Ә.Ерикәй; 3) Кыйммәтен, кирәклеген аңлау. Дөнья хәлен кем татыса, чишмә кадерен шул белә. Ә.Ерикәй; 4) Булганына риза, канәгать булу. Ачыны алдан татыганда гына төченең кадерен беләсең. А.Гыйләҗев. Кадерен җибәрү Тиешенчә бәя бирә алмау, олылыкламау. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән кадерен җибәрдек. М.Мәһдиев. Кадер китәрешү Үзара хөрмәт, илтифат, олылау, бер-береңне санлау белән исәпләшмәү, араны бозу. Ягез, егетләр, кадер китәрешмик, талаш бетсен, әйбәт кешеләр булып килдек, әйбәт кешеләр булып таралыйк. Ш.Камал. Кадер китү (калмау, калдырмау) 1) Кыйммәте бетү, сыйфаты начарлану; 2) Абруе, дәрәҗәсе бетү. Син буш бугаз дип, җыелышта эт кадерен калдырмаган, диләр. Г.Ибраһимов. Хатын-кызның кадере китте. Ф.Яхин |