КАДӘХ и. гар. иск. Шәраб эчә торган савыт; бокал. Күтәргәчтен кадәх берничә тапкыр, Оят качты, күңелләр булды шат, хөр. Котб. Дөрес, ул кичә Оренбург казакларының ерткычлыкларына тирән нәфрәт белдереп кадәх күтәрде. К.Тинчурин. Рәис инде тынды, һәм мәҗлескә җыелган бар халык берьюлы кадәхләрен күтәрде, бөтенесе берьюлы тын гына эчеп бетерделәр. С.Җәләл |