КАДА’У I ф. 1. 1) Очлы, үткен очы белән чәнчү, төртеп тишү. Атакага барганда, ертылганчы «ура» кычкырдык, штык белән кададык. И.Гази. Шул рәвешчә часовойдан читкә алып китәргә дә, хәнҗәр белән йөрәгенә кадап, эшне бетереп ташларга уйлады. Г.Гобәй. Түзмәде Әминә, берьюлы берничә укол кадап, коралларын җыештыра башлагач, кыенсынып кына сорап куйды: – Ә нигә ул төне буе утырды? Г.Гыйльманов 2) Угы, чәнечкесе белән чәнчеп авырттыру, тәнне тишеп кан эчү, батыру (бөҗәкләр, үсемлекләр һ.б.). Ашыгып-ашыгып кан эчәр якны карый, күз төбенә тиз генә борнын кадый. Ш.Бабич 3) Очлы башы белән өслеккә бастыру, чәнчеп кую, көч белән өслек эченә батырып утырту. Бераз баргач, староста теге сөлгеле колганы юл кырыена китереп кадады. М.Гали. Шул арада мин, алдан сөйләшенү буенча, тәрәзәсенең түбәнге өлгесенә, рамга үземнең ак саплы пәкемне китереп кададым. Ф.Хөсни. Чаңгыларын салып, кар күмеп китмәсен өчен, эскерт буендагы көрткә кадады да эскертнең җилгә аркан ягына чыкты. В.Нуруллин 4) Терәп кую. Тик хәзер мәтәлчекне генә булдыра алмады, башын җиргә кадап, аякларын күтәрә башлауга, яны белән лап итеп авып төште. З.Фәйзуллин 5) Булавка, энә белән эләктереп яки чәнчеп беркетеп кую. Әгәр бу чәчләрегезгә кадаган матур калфак булмаса, сезне мөселман кызы дип танып та булмас иде. Ф.Әмирхан. Эшсез кешеләрнең хаклары юк сезне түшләренә кадарга. М.Гафури. Кайберләренең күкрәгендә кызыл бантиклары бар, ләкин бит аны хәзер теләсә кем кадый ала шикелле. Ә.Еники 6) Эләктереп, беркетеп элеп кую. Мин авылдан киткәндә диварга кадап калдырган Ленин рәсемен әнкәй җиде ел саклаган. Һ.Такташ 7) күч. Берәр әгъзада чәнечкән кебек авырту тою 8) күч. Кисәк каты итеп йодрык белән бәрү, сугу 9) күч. «Төбәп, текәлеп карау» мәгънәсендә. Ник елмайдың утлы карашыңны йөрәгемә кадап, акыллым? М.Җәлил 10) күч. кимс. Тиешсезгә, файдасызга утыртып, бастырып кую 11) күч. Койрыкларын югары күтәргән булу (терлек, хайван тур.). Челләдә койрыкларын кадап чабалар. Т.Гыйззәт 2. кадап рәв. мәгъ. Үзәккә үтәрлек итеп, хәтер сакламыйча. Малай, йөгерүеннән туктамыйча гына, тагын да усалрак кадап әйтте. К.Нәҗми ◊ Кадап куйгандай Селкенмичә, кымшанмыйча тик тору турында. Кадап куйган казык кебек к. кадап куйгандай. Кадап куйган казыктай к. кадап куйгандай Кадап алу Уйламастан, кинәт кадау. Ул бары тик, төсен бозып, тешләрен шыгырдатып бик каты кизәнә генә, сукмый, ә инде кайчак бик ачуы килгән минутларда каты һәм тупас итеп кадап ала. А.Шамов. Ә малайлар --- шунда йөрәккә шырпы да кадап алалар: – Нәгыйм абыйлар кибәннәрен очлап килә, безнеке яртысына да җитмәгән. М.Әмирханов Кадап бетерү Бик күп урыннан кадау; барысын да, берсен дә калдырмыйча кадау Кадап җибәрү Кинәт кадау, көтмәгәндә кадау. Ул [Чалдунов], кунычыннан пычагын чыгарып, торып килгән Фёдорның култык астына кадап җибәрде. Ш.Усманов. Җамали гөрселдәп җиргә ауды, ләкин шунда ук, Җамалиның отделениесендәге бер солдат йөгереп килеп, немецның биленә кадап җибәрде. М.Гали Кадап кую Беркетү, кузгалмаслык итеп кадау. Өстәлне җыеп бетергәч, Хәсән стенага рәсемнәр кадап куярга кереште. Ф.Әмирхан. Зонтигын йөзенә күләгә төшәрлек итеп җиргә кадап куйды. Т.Әйди. [Төхфәт] Балтасын идәнгә кадап куйды, ике кулы белән бөеренә таянды. Э.Касыймов Кадап чыгу Башыннан ахырына кадәр, бер-бер артлы кадау. Бөтен тәненә мең төрле энә кадап чыкканнар диярсең. Г.Гыйльманов Кадый бару Эзлекле рәвештә, берсе артыннан икенчесен кадау Кадый башлау Кадарга тотыну. Әгәр дә мин әйткәнне белсәләр, минем күземне ачырмаслар, бөтен зәхмәт укларын миңа кадый башларлар. Г.Камал. Бүгеннән башлап, шәфкать туташы сезгә магнезия белән витамин кадый башлар. З.Мәхмүди Кадый язу сөйл. Чак кына кадамый калу. Күптән түгел --- Мөхетдиновка пычак кадый язганнар. Кәеф ничек? |