КАДАЛУ ф. 1. 1) төш. юн. к. кадау. Стенага бик күп кызыл әләмчекләр кадалган зур бер карта --- эленгән. Г.Бәширов 2) Тамак төбенә, үңәчкә, тәнгә чәнчеп керү (сөяк, кылчык, шырпы һ.б.ш.). Ә үзләре сөяккә кадалган төсле төелеп калганнар, ләм-мим бер сүз әйтә алмаганнар. Ш.Камал. Яңа урылган арыш камылы аның яланаягына кадала. Г.Гобәй. Очраклы рәвештә исән калган икән, егылып китмәсә, пычак нәкъ күкрәгенә килеп кадаласы булган. З.Фәтхетдинов 3) Кан суыру өчен борыны белән тирене тишеп тәнгә үтеп керү, тәнгә ябышу (бөҗәкләр). Әйтерсең лә шунда урман бете кадалган да, шуны йолкып чыгарырга тырыша. Ә.Гаффар 4) күч. Көчле агым белән килеп бәрелүдән кадаган кебек тәэсир калу. Җиле биткә инә очы булып кадала. Г.Гобәй 5) күч. Күңелгә авыр тәэсир итү, йөрәккә, күңелгә, бәгырьгә үтеп керү, тию. Кабатлап әйтәм, ул моны шундый салкын итеп, чит итеп, үтерерлек итеп әйтте, һәр сүзе йөрәгемә әрнүле ук булып кадалды. А.Шамов. Соңгы сүз Тоякка пычак кебек кадалды. С.Салахов. Бу тавыш Фаязның йөрәгенә килеп кадалды, аңа ярсу гына өстәде. С.Шәмси 6) күч. Төбәп, текәлеп, тишеп карау. Атаның күзе үткенләнеп улына кадалды, тавышы кискенләнде. Г.Ибраһимов 7) күч. Баштүбән килеп төшү, башы белән түбән карап егылу. Егет еракка ук китеп, ду-фәрманга йөгереп, куллары белән бар куәтенә этенеп, кузланың өстеннән ялт итеп үтте бу юлы һәм коры җиргә йөзе белән барып кадалды. Т.Галиуллин. Самолёттан төтен чыга башлады, аннары ул агач башларын сындыра-сындыра бераз очты да җиргә кадалды. Г.Әпсәләмов // Баш белән түбәнгә карап суга чуму. Күлнең уртасына барып җиткәч, ул, кинәт башы белән суга кадалып, күл өстеннән юк булды: аяк табаннары гына ялт итеп күренеп калды. И.Гази. Чыннан да, тавык бәпкәләрне су буена илтми, рәхәтләнеп йөздерми, чумып уйнарга, башлары белән суга кадалып, койрыкларын текә күтәреп торырга өйрәтми. Ә.Еники. Күл эченәрәк кертеп ясалган биек вышкадан суга сикерәләр, түбән сузылган куллары белән яшькелт Кабан өстенә барып кадалалар. Н.Фәттах 8) күч. Комсызланып ташлану, ябырылу. Ачыгып беткән атларым арышка кадалалар. Ш.Әхмәдиев 9) күч. Зур көч кую, бөтен көчкә тырышу. [Сәхия] Тегү машинасына кадалып, шалтор-шолтыр нидер тегеп утыручы апасын күргәч катты да калды. Ф.Яруллин. Крестьяннар үзләренең бер кисәк җирләренә кадалып ничек тамакларын туйдырырга белмиләр. Урал 10) күч. Ни, нәрсә белән булса да мәшгуль булу, озаклап, тырышып шөгыльләнү. Гасыйм --- күбрәк вакытын китапка кадалып уздыра иде. Н.Фәттах 11) күч. Каныгу, көн күрсәтмәү, каты шелтәләү. Монда рәт юк, таралды ла, Совет безгә кадалды ла, «Вольный сәүдә»не иттерми, ябып куя караңгыга. Г.Камал. Сүзнең ахырында тагын Паларусовка кадала. Г.Ибраһимов 12) күч. гади. с. Үлү, юкка чыгу. Үзе башлап кабызган ут эчендә мәңгегә кадалды да калды. Г.Камал. Валлаһи, син чәнчелеп кит, тончыгып үл, бет, кадал. Шунда да һичкем дә күрмәс, валлаһи, бер эт кадәр. Ш.Бабич. Күп ерткычлыклар эшләдең, бәдбәхет, кадал! А.Алиш 2. кадалып рәв. мәгъ. 1) Көчле ташкын булып, ургылып. Ялангач калган тәне күшегергә дә өлгермәде, кадалып аккан Агыйдел суына күмелде. М.Әмир 2) Башын да күтәрмичә, бернәрсәгә дә игътибар бирмичә. Кайчан карама, алманча өйрәнә, --- әле университет дәреслекләренә кадалып утыра. Т.Әйди 3) Зур тизлек белән (йөгерү, чабу) 4) Бик нык текәлеп, төбәлеп, җентекләп (карау) ◊ Кадалып кату Дөньясын онытып, һич кымшанмыйча төбәлеп карау; бөтен дикъкатен бирү. Разия, үзенең франт егетләрен онытып, Вәли башкортның йөзенә кадалып катты. Г.Ибраһимов. Кадалып китсен 1) «Бетсен, юкка чыксын, үлсен» мәгънәсендә каргау, тиргәү сүзе. Бетсен, кадалсын нифакъ. Г.Тукай. --- теләсәләр кадалып китсеннәр иде, безнең анда эшебез юк ---. Ш.Мөхәммәдев. Муллалыгыңны ташламагаең, ташла, кадалып кит! А.Шамов; 2) «Мөһим түгел, игътибарга алмыйм» мәгънәсендә. Хәер, буе-сыны кадалып китсен иде әле, ә менә көлүенең бер рәте-чираты юк инде… В.Нуруллин. Ярый, малае да, скрипкасы да кадалып китсеннәр, --- малайны Себергә озатылды дип билге куям. К.Латыйп. Кадалып киткере к. кадалып китсен (1 мәгъ.). Кадалыплар китим Сүзенең дөреслеген исбат итү өчен, кат-кат каргану сүзе. Шул кеше сезне алдамаса, кадалыплар китим. К.Тимбикова Кадала бару Рәттән һәрберсенә берәм-берәм кадалу. Һәр мактау сүзе Гыйсметдиннең бәгыренә хәнҗәр булып кадала бара, һәм ул беркөнне Айтуланы аулакта очратып көчли. Р.Батулла. Һәрбер исән-сау кайтып төшкән фронтовик аның күзенә кылчык булып кадала барды. Безнең гәҗит Кадала башлау Кадалырга тотыну. Бәс, бер залим үзен үзеннән гыйлемдә югары бер кешенең алдында күрде исә, үзенең кимчелеген сизенә, йөрәгенә хәнҗәрләр кадала башлыйдыр. Г.Бубый. Бераздан алар да, бер-бер артлы янып-шартлап, борыннары белән җиргә кадала башлады. З.Мәхмүди Кадала төшү Тагы да ныграк кадалу. Моннан соң Сабайкин тагын да кадала төште: тәрбия белән чынлап шөгыльләнмисез… З.Фәйзуллин Кадалып бетү Бик күп булып, бөтен җиренә тоташ кадалу. Аяклары тырналып, кадалып бетте, йөз-бите, ботак-чатакка сыдырылып, тоташ бер әрнешкә әверелде. Г.Гыйльманов Кадалып калу Кинәт кадалу, кадалган хәлдә торышын саклау Кадалып тору Әле, хәзер кадалган булу. Тәне мең урында мең энә кадалып торган кебек сызласа да, Булат хәллерәк уң кулы белән этенеп, торып басты. Г.Гыйльманов Кадалып төшү Ялгыш ычкынып китеп егылу, югарыдан төшеп кадалу. Миус кыяларыннан аска кадалып төшәргәме? И.Гази. Атсалар, пуля тиеп, җиргә кош сымак кадалып төшәсең. К.Латыйп |