КАДАКЛЫ с. Бер кадакка (II) тигез булган, кадак авырлыгындагы. Кадаклы чәй кәгазен ачу Сәмигулла абыйның дөньяда иң яратып эшли торган эшләреннән берсе иде. Ф.Әмирхан. Абыстай менә шул эре чикләвекне бөкләп салган тастымал өстендә ике кадаклы гернең чокыры белән бәреп вата да, төшен чүпләп, күрәгә һәм йөзем белән кушып, кыстый-кыстый малаена ашата… Ә.Еники |