КАДАКЛА’У ф. 1) Бер-берсенә кадак ярдәмендә беркетү. Алмаларны әрҗәләргә, ящикларга тутыру башланды: ярык турысына иң матур, иң эре алмаларны салып, ящикларны кадакладылар. И.Гази. Өегезне ятим итеп калдырасым килми, тәрәзәләрен кадаклап китәргә кулым бармый. В.Нуруллин. Кырык ел чамасы элек тәрәзәләренә үзе такта кадаклап киткән --- иске йорт күренмәде. Р.Мөхәммәдиев

2) Белдерү, стенгазета, күрсәткеч, өндәмә һ.б.ш. әйберләрне кая булса да беркетеп элеп кую. Ә гражданнар сугышына кадәр урман каравылчысы торган әлеге алачыкны төзәтәләр, тәрәзәләрен куялар, тышкы стенасына мемориаль такта кадаклыйлар. Г.Гобәй

3) тар. Җәзалауның бер төре

Кадаклап куйгандай сөйл. к. кадакланган кебек. Кадаклап кую Кузгалмаслык, селкенмәслек итү. Хур кызы --- бер взвод солдатны бер мизгелдә урынга кадакларлык командарм карашы белән олуг җитәкчене өстәле артына кадаклап куйды. Ф.Яруллин. Ләкин иң соңгы мәлдә ниндидер көч аның чабуыннан тотып алып калды, җиргә кадаклап куйды. Г.Гыйльманов

Кадаклап бару Берсе артыннан икенчесен бер-бер артлы кадаклау. Аның [Хәбиб абзыйның] шундый гадәте бар: уң аягын сул тезенә атландыра да, кулларын «йозаклап», кул сырты белән уң тезенә кагыла-кагыла сөйләшә, гүя һәр әйткән фикерен кадаклап бара. Б.Камалов

Кадаклап бетерү Барысын да кадаклау; кадаклау эшен төгәлләү

Кадаклап йөрү Анда-монда килеп, анысын-монысын кадаклау. Аның, шушы нигездә байтактан бирле гомер кичергән хуҗа кебек, йорт тирәсендәге аунаганны торгызып, сүтелгәнне кадаклап йөрүе, әлбәттә, ризалык билгесе иде. Н.Гыйматдинова

Кадаклап кую Кадаклап беркетелгән хәлдә калдыру. Ул [ишек] ике такта белән аркылы-торкылы итеп кадаклап куелган. Г.Гобәй. Бер сәгатьтән соң инде ул – әлеге кенәз – җәзага тартыла, аны аяк-кулларыннан агач тәрегә кадаклап куялар. Ф.Урманче. Өй кыегына кадаклап куйган әтәчмени. Р.Мөхәммәдиев.

Кадаклап чыгу Барысын да, берсе артыннан берсен кадаклау

Кадаклый башлау Кадакларга керешү. Түгәрәкләнгән тоякны вак тешле рашпиль белән шомартып тигезләгәннән соң, даганы тоякка кадаклый башлады. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә