КАДАКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. кадаклау. Ике юл чатындагы күрсәткеч баганага аркылы-торкылы кадакланган ике такта кисәге кемгә кая китәргә кирәклекне әйтеп торалар. Ш.Камал. Өйнең ишекләре бикләнгән, тәрәзә капкачлары ябылган. Өсләреннән аркылы-торкылы такталар кадакланган. Н.Дәүли. Утыз йортның тәрәзәсенә такта кадакланды. Г.Ахунов

2) Беркетелү, беркетелгән булу, эленеп тору. Ул [белдерү] станция бинасының тышкы диварына кадакланган. Р.Кәрами. Каршыдагы стенага көзге кадакланган икән. Ф.Яруллин

Кадакланган кебек (шикелле) Селкенмичә, чак кына да кымшанмыйча. Телеме бәйләнгән: бер сүз әйтә алмый, күзләре мөбһәм бер ноктага карап, кадакланган кебек торалар. Г.Ибраһимов. Кадакланып калган к. кадакланган кебек. Ә хәзерге минуттагысы шул: кыз, тылсымланган кебек, бер урында кадакланып калган. Ф.Хөсни. Кадакланып куелган кебек к. кадакланган кебек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә