КАДАК I и. 1. 1) Бер башы очлы, икенчесе эшләпәле металл таякчык. Итек үкчәсенең кадаклары эченә тишеп чыкканнар, шуларны төйгечләр өчен, күрше Җиһанша бабайдан кендек алып торган да кире илтеп бирергә оныткан – менә бөтен тарих шул. Г.Ибраһимов. Туфли эчендәге җиз кадак исә эчкә тырпаеп, чүпрәк олтыракны тишеп чыккан иде. Т.Әйди. Аның җилгә җибәрелгән сырмасы, пиджагының кесәләре тулы кнопка, шөреп, авызында бер уч кадак иде. М.Мәһдиев 2) күч. Әйбер элү өчен кагылган агач яки металл чөй; элгеч. Менә ул Гөлләрнең колагына нәрсәдер пышылдады, аннары сәхнә артына йөгереп чыкты, яңадан керде һәм алдан әзерләнгән кадакларга Гөлләрнең чертёжларын элә башлады. Г.Әпсәләмов. Җәйне хәтерләтеп мәтрүшкә, бөтнек исләре аңкыды: өйалды диварындагы кадакларга бәйләм-бәйләм дару үләннәре эленгән иде. Н.Гыйматдинова. Хәлим, бар, чоланнан үзеңнең бишегеңне алып кер, әнә теге кадакка элеп куй ---. Г.Гыйльманов 3) күч. Берәр төрле эшнең, мәсьәләнең, күренешнең үзәге, иң әһәмиятле урыны. Фәхри югалган төннән бирле һәммәсенең уйлары бик чуалган, миләрендә утлы кадак туктаусыз әйләнә, өйләрендә караңгы төн басып торган кебек иде. Г.Ибраһимов. Менә кайда иң төп мәсьәлә, көннең кадагы! З.Мифтахов 2. с. мәгъ. Кадак калынлыгында, кадак зурлыгындагы, кадакка охшаш. Гөлбикәнең кадак үкчәле туфлиләре белән шак-шок басып, ашыгып йөргәне ишетелә ---. Ә.Еники. Аннары кадак үкчәле кара лаклы туфлиләренең тар очларына гына басып, көзге каршында бер-ике әйләнеп алды. Э.Касыймов ◊ Кадак булып Күңелне борчып, тынгылык бирмичә (берәр йөдәткеч уй, фикер тур.). Солтанның миенә кадак булып бер уй кадалды. Г.Ибраһимов |