КАГЫНУ I ф. 1) Канатларны җилпү. Бирге якта, су читендә ап-ак казлар канат кагына. Ә.Еники. Әллә ничек ак каз, каң-каң --- итеп, канатларын җилпеп кагына. М.Гафури 2) Өс-баштан кар, чүп, тузан һ.б.ш. бәргәләп, суккалап төшерү. Кунак өйалдында, ишек төбендә бераз кагынганнан соң, хуҗалар белән бергә өйгә керде. А.Шамов Кагына башлау Кагынырга тотыну. Киерелеп кагына башлады теге кош, кагынган саен алтын каурыйлары җиргә коела, имеш. Д.Булатова Кагынып алу Тиз-тиз кагыну, берничә кагыну хәрәкәте ясау. Бөтен гәүдәсен калтыратып кагынып алды [кәҗә тәкәсе] Микәй. Р.Мөхәммәдиев Кагынып җибәрү Кинәттән кагыну, кагыну хәрәкәтләре ясарга керешү. Җилкәңә канат үскәндер, менә хәзер кагынып җибәрсәң, очып китәрсең кебек. И.Гази Кагынып кую Бер тапкыр кагыну. [Кәҗә тәкәсе] Муенын сузып турайта төште. Кар тузаннарыннан кагынып куйды. Р.Мөхәммәдиев |