КАГЫЛЫШЛЫ с. Кагылышы булган. Шул ук вакытта монда бөтен илгә кагылышлы зур эшләр тикшерелә, төрле уеннар, ярышлар уздырыла иде. Н.Фәттах. Сугышка кагылышлы мәсьәләдә һәрвакыт сорау бирә торган Хәерниса бу юлы да сорау биргәч, Исламгали агай элеккеге дулкынына кире кайтты. М.Мәһдиев. Матбугат битләрендә аларның кемлегенә, ниндилегенә кагылышлы бәхәс кузгалды. Шәһри Казан |