КАГЫЛЫШ и. Кемгә яки нәрсәгә булган мөнәсәбәт, катнашканлык, бәйләнеш. Кем белсен, әтисе янында әвәрәләнеп, башына машина исе кергән Госманның зур мәгънәдә хезмәт сукмагына басуына шул лобогрейкага кагылышы сәбәп булгандыр? Б.Камалов. Бу хәлнең эшкә кагылышы юк |