КАГЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. кагу. Баганаларга өч почмаклы дар агачлары кагылган. Г.Гобәй. Һәм бер-берсенә янәшә китерелеп тыгызлап кагылган, шомарып беткән зур эшләпәле кадакларга кулы белән шапылдатып сугып куйды. А.Шамов. Вәрәшбашның утыз йортына, тәрәзәләренә аркылы такта кагылган итеп күрү аның өчен ифрат авыр иде. Г.Ахунов

2) Җиңелчә генә бәрелү, тиеп китү, орыну. Һәм Иргали тәвәккәлләде, йөрәкләнеп китеп, бөтен ихтыярын бергә туплады да җиңелчә генә ишек келәсенә кагылды. М.Хәсәнов. Бераздан Фатыйма аларны куып җитә һәм арыш башакларына бармак очлары белән кагыла-кагыла янәшә бара башлый. И.Гази. Ирек ---Зәнфирәнең битләренә, күзләренә, иягенә кагылды. Ф.Садриев

3) Тиеп вату, орынып җимерү, бөтенлеген бозу. Саламын бик зур эскерт итеп шул җиргә өйдерде дә мал-фәлән кагылмасын өчен киртәләтеп куйды. Г.Ибраһимов. Бу хыялын ул хәтта үзеннән үзе яшерә, якты йолдыз нурына соклангансыман, аңа ерактан гына кызыгып йөри, хәтта ул турыда чынлабрак уйлый башласа, бик пакь һәм саф бер нәрсәгә кагылып, аны буягандай, үзендә бер уңайсызлык хис итә иде. Г.Бәширов

4) юкл. форм. Сузылып алмау, орынмау, ашамау яки эчмәү. Мин алдыма куйган чәйгә бөтенләй кагылмыйча, саргайган фоторәсем карап утырам. М.Мәһдиев

5) Барган юлыннан, утырган, баскан урыныннан читкәрәк китү, тайпылу. – Әй, кагыл! – Хәлим чак кына тайчанып өлгерде. И.Гази. Нәгыйм тиз генә тәрәзәдән читкә кагылды. Ш.Камал

6) Чит әйбергә тию, рөхсәтсез алу, орыну; үзеңнеке итәргә тырышу, үзләштерү. Кешенең энәсенә дә кагыласы булма!

7) Берәр кешегә яки әйбергә караган булу, аның белән бәйле, мөнәсәбәтле, кагылышлы булу. Мәрьямбикәләрнең, Сираҗиларның шаукымы кагылудан гына башланган ул чир шулай ук тиз бетеп китте. Г.Ибраһимов. Галиәсгар Камал турында яза башласаң – татар театрының туу һәм үсү тарихына, татар театры турында яза башласаң, Галиәсгар Камалның тормышына һәм иҗатына кагылмый һич мөмкин түгел. М.Гали. Миңа йөкләнгән эш гаять зур әһәмияткә ия булганга, кайбер мәсьәләләрне ачыклаганчы беркая да чыгып йөрмәвегезне үтенәм. Бу башка иптәшләргә дә кагыла. З.Фәтхетдинов

8) Сөйләмдә аерым тукталып китү, искә алу, билгеләп үтү. Шуңа күрә азмы-күпме югарыдагы мәсьәләләргә кагылырга туры килде. М.Җәлил. Авылдагы хәлләргә, культура мәсьәләләренә, комсомол эшләренә дә кагылдык. М.Әмир. Тормышта --- Галина үзен дустанә итеп тота, әмма пенсия кебек четерекле мәсьәләгә кагыласыңмы – ул аяусыз, законга гына буйсына. Г.Ахунов

9) Авыр сүз әйтү, тәнкыйтьләү, сүз белән рәнҗетү. Кем кагыла сиңа, кемнәр тел тидерә? Г.Бәширов. Җир сөрмисең, күп көч түкмисең дип, күңелемә, дустым, кагылма, сабанчыдан артык арый шагыйрь акыллы җыр язган чагында. З.Мансур

10) Тию, зыян салу (тешләү, кыйнау, сугу). Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган. А.Алиш

11) Юл уңаенда узышлый кереп чыгу; сугылу. Кайткан чакта аптекага кагыл, хуҗага әйт: больница сораганнарның бөтенесен бирсен. И.Гази. Маһибәнең һәр кагылуы, күзләремә карап әйтелгән иркә сүзләре ихтыярымны йомшарта баралар иде. М.Әмир. Кара, кара, минем янга кагылмыйча да китеп баралар. Г.Гобәй. Юл уңаенда ул китап кибетенә дә кагылды. Т.Әйди

12) Кыерсытылган булу, җәбер-золым күрү. Тормыш тарафыннан кагылып, куылып дигәндәй йөртелгән Фазыл белән, кулдан-кулга күчеп йөргән Габдулла кебек үксезләр җырламый кем җырласын соң мондый җырны. Ә.Фәйзи. Бу әсәрдә Кәрим бай асравы Сәлимә – беркадәр Г.Камалның башка әсәрләрендәге асраулардан аерылыбрак торса да шул, барыбер, байлар тарафыннан нык кагылып, кимсетелеп, куркакка әйләнеп беткән яшь татар кызы. М.Гали

13) Тию, борчу, психикага, күңелгә начар тәэсир итү, онытылган элекке авыр истәлекләрне кузгату. Күңел таш түгел бит, уңайсыз бер яктан, сүз ачарсың да картның яралы йөрәгенә кагылырсың. Г.Ибраһимов. Әмма җаныма тимә син минем, күңелем ярасына кагылма. Г.Бәширов

14) Мөрәҗәгать итү, сорау, үтенү. Урып җыю чорында --- байтак машинаны --- ашлык ташу эшенә озатканнар иде. Фуатка башта кагылмадылар. Э.Касыймов

15) Нәрсәгә булса да хирыслыкны, һәвәслекне белдереп килә. Әнкәй бер көлә, бер ачулана, сиңа, ахры, ат җене кагылгандыр, торсаң – шул, ятсаң – шул, бар белгәнең шул булды, ди. Г.Ибраһимов. Бу җен кагылган хәерченең ишегалды да тыныч түгел. Д.Аппакова

Кагыла бару Һәрберсенә берәм-берәм кагылу. Мин рухи мәсьәләләргә кагыла бардым, ә менә матди яктан ничек яшәвем миңа үзгәреш ясаганмы, юкмы икәнлегенә аерым тукталмадым. Татарстан яшьләре

Кагыла башлау Кагылырга тотыну. Милли җирлегебезгә куәтле кара дулкыннар кагыла башлады. Ватаным Татарстан

Кагылып алу Аз гына кагылу, тиеп китү. Капитан бил каешын сыпырып җибәрде, йолдызлы биек фуражкасын чигереп, чәчләренә кагылып алды. Г.Ахунов. Ул тәмәке төтененнән саргая башлаган ак сакалына тагын бер кагылып алды. Г.Гыйльманов

Кагылып йөрү к. кагылып-сугылып йөрү. [Шәйми] --- нәрсә генә эшләсә дә, үзеннән риза булмыйча, әле монда, әле тегендә кагылып йөрде дә бер җәйне кинәт укырга китте. Г.Галиев

Кагылып калу 1) Ниндидер сәбәп, вакыйганың тәэсирендә булу, шул шаукым кагылу. Тимерхан Борһановка Кырлай музееннан соң тарих җене кагылып калган. Г.Ахунов

2) Читкәрәк китәргә, кырыйгарак кагылырга өлгерү

Кагылып китү Аз гына, чак кына кагылу, орынып китү. Сирень яфраклары, төн җиленә кагылып китеп, гөлен сиптеме? Н.Исәнбәт

Кагылып кую Бер тапкыр кагылу, кинәт аз гына кагылу. Эшнең тәмам кызып җиткән чагында, Нәфисә үзенең иңбашына кемнеңдер йомшак кына кагылып куюын тойды. Г.Бәширов

Кагылып узу к. кагылып үтү. Мин тегендә кагылып узыйм, нишлиләр икән анда ул хәтле шаулашып? И.Гази. Әгәр синең үзеңә дә азрак җиле кагылып узган булса, алда тагын да бер хәл иде әле. Г.Бәширов. [Табындагыларның] Сүз елгасы самолётларның егылуы, поездларның бәрелүе, газларның шартлавы, җирләрнең тетрәве кебек утрауларга кагылып узды. Ф.Садриев

Кагылып үтү Тиеп китү, орынып-орынып алу; аз гына сизелеп калу, җиңелчә килеп бәрелү. Сайдә, үрелеп, бармак очлары белән генә аның бүртеп-кабарып торган беләкләренә, кулбашларына, күкрәкләренә кагылып үтте, аннары чәчләрен сыйпап куйды. Г.Гыйльманов. Миңлегаязга аның хушбуй исләре бөркеп торган эчке күлмәк җилләре кагылып үтте. Р.Мөхәммәдиев

Кагылып чыгу Һәрберсенә берәм-берәм кагылу, барысына да бер-бер артлы кагылу. – Әле былтыргы бүләкләрегез дә шул килеш сандыкта ята, – дип, сак кына, балаларының күңелен рәнҗетмәс өчен генә, бүләкләргә кагылып чыга. Ф.Яруллин. – [Килен] Баскан җиреннән ут чыгара, Хуҗаның Миңлегалие иреште бәхеткә, – диделәр кибеткә кагылып чыккан күршеләре. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә