КАГЫЙДӘ и. гар. 1) Нинди дә булса күренешләрнең даими мөнәсәбәтләрен, закончалыкларын чагылдырган билгеләмә. Грамматика кагыйдәләре

2) Гомуми тәртип урнаштыру максатында аерым оешма тарафыннан рәсми кабул ителгән, расланган күрсәтмә; төп шарт; закон. Борын хәзрәтнең кысынкы кагыйдәләре эчендә яшәгән шәкертләр --- башларына килгән һәрбер эшләрне кыла башладылар. Г.Ибраһимов. Хәрби кагыйдәләрне бозып, әтисе исеме белән олылап атап йөртә идек. А.Шамов

3) Үз-үзеңне тоту нормасы, гомуми кулланыштагы тәртип; норма. Ләкин андагы тәртип, низам, әхлак кагыйдәләре белән килешә алмадым. Т.Гыйззәт. Үзе ул, әдәп кагыйдәсеннән һич чыкмаса да, безнең араны ничек тә гадиләштерергә тырыша кебек. Ә.Еники

4) Хезмәт иминлеген, эш барышында куркынычсызлыкны тәэмин иткән рәсми күрсәтмәләр. Тимерхан алардан [белгечләрдән] өйрәнә, агротехника һәм зоотехника буенча элементар кагыйдәләрне төшенә башлый. Г.Ахунов

5) Уенның тәртибе белән бәйле үтәлергә тиешле таләпләр. Борһанов, шәһәрдәге кебек, спортның барлык кагыйдәләрен саклап үткәрергә булды милли көрәшне. Г.Ахунов

6) Урнашкан гадәт, гадәтигә әйләнгән тәртип, язылмаган, рәсми кабул ителмәгән таләпләр. Кайсы гына укучы тәртип бозса да, аны бөтен коллектив белән төзәтергә дигән кагыйдә юк. З.Фәйзуллин. Берничә көн күзәтүләрдән соң, мин песнәкләрнең ашау-эчү, үзара мөнәсәбәт мәсьәләләре бөтен бер системага салынып, аерым кагыйдәгә корылганын төшендем. М.Мәһдиев

Кагыйдә буларак кер. сүз Гадәттә, нигездә, кабул ителгәнчә. Кагыйдә буларак, аларны авторның үзеннән башка берәү дә укып килмәгән. М.Әмир. Иркә бала, кагыйдә буларак, ялкау була. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә