КАГУ ф. 1) Тигез тавыш чыгарып бәргәләп тору; шаку. Гайса, сүздән тукталып, бер аягын --- һәм янындагы агач өстәлгә бармаклары белән кага иде. Ф.Әмирхан. Әйтәм аны, турыларыннан уза башладыңмы, тәрәзә кагалар, кул болгыйлар. Т.Гыйззәт. Йокы бирми һаман… һаман. Төн буена ишек кага, кем ул килгән? Һ.Такташ. Ишеген кемдер бик каты кага башлагач та, озак кына уяна алмый ятты. З.Фәтхетдинов 2) Чакырып яки игътибарны җәлеп итү максаты белән нәрсәгә булса да суккалап торып, бәргәләп ритмлы тавыш чыгарып тору, сигнал бирү. Озак та үтмәде, ишегалды уртасындагы пожар каланчасыннан обедка туктарга чаң кактылар. М.Гали. Карчык чиләк төбе кага һәм такмак әйтә. А.Әхмәт. Мәктәп балалары, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, тигез сафлар белән ашханәгә кереп киттеләр. Ш.Бикчурин 3) Дулкын ярга чайкалып бәрү. Күлнең көмеш дулкыны ярларга кага, Ак бөдрә чәче таралып кала. Ш.Маннур 4) Кадак, казык, чөй һ.б.ш. очлы нәрсәләрне бәреп кертеп ныгыту. Чокырга көндез әзерләп куйган казыкларны кагып, өстенә ике капчыктан тегелгән җәймәне кордылар, капчык өстенә үлән йолкып салдылар. Г.Гобәй. Брезент кием, брезент бияләй кигән зур куллар бер потлы кувалда белән тимер казык кага. Р.Кәрами 5) к. кадаклау (1 мәгъ.). Гөлсем апа ишегалдында куе яфраклы карт юкә күләгәсендә имтиханнарга әзерләнеп утыра, Илдар эт оясының купкан тактасын кагып маташа иде. Г.Гобәй 6) Тузаннан, чүптән арындыру өчен суккалау, селкү. Марат торып, карлы тез башын кага. Г.Гобәй. Рина иелеп кар алды да егетенең өстенә сипте ---. Янгураз, өстен дә какмыйча, аны елмаеп карап калды. Т.Әйди. – Йөрәгемне яра язды, җен, – дип, [кызлар] тиргәнә-тиргәнә өс-башларын кагарга керештеләр. Ф.Шәфигуллин 7) Бөртекле, түгелүчән нәрсәләрне савыттан кою, түгү, селеккәләп бушату. Ялангач аяк өстенә генә киелгән зур юкә башмагын салып какты. М.Әмир. Самавырның көлен кагу 8) Кул белән иңбашка суккалап, дустанә мөнәсәбәтне, теләктәшлекне белдерү. Сафа бабай башкортның аркасыннан кага. Г.Ибраһимов. Ягез, дусларым, хәерле юл дип, берәм-берәм өчесен дә кочаклап үпте дә, Сөләймановның аркасыннан кагып, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, диде. И.Гази. Секретарь аның [Мэлсның] җилкәсеннән какты. Ф.Садриев 9) Баланы чәбәкләп, кул белән йомшак бәргәләп торып иркәләү; юату. Барган җирләрендә малайны кызгандылар, башыннан сыйпадылар, аркасыннан кактылар. И.Гази 10) Канат җилпү, җилпү хәрәкәтләре ясау. Канатларын кагып, тагы да кереште шунда сайрарга. М.Гафури. Карчыга оча канат кагып, бара канатыннан кан тамып. М.Фәйзи. Чебен дә канатларын кага. А.Алиш 11) Күз кабагын ачып ябу; күз сирпү. Өчәр төн рәттән керфеккә керфек какмыйча, аяк өсте йөргән чаклар да була иде. Г.Гобәй. Наилә Гөлнараны бүлдермәде, керфек какмады, йотлыгып тыңлады. А.Гыйләҗев 12) Мимика, күз карашы белән баш селкеп ымлау, ни дә булса белдереп ишарә ясау. Фатыйма аяз күктә йөзгән тау-тау ак болытларга карап торды да тын гына гармунчыга баш какты. Г.Әпсәләмов. Иягемне кагып, «ярар» дигән җавапны аңлатып утырдым. М.Гали. Айсылу, бригадирны тынычланырга өндәп, ым какты. Г.Бәширов 13) Кузгалып китәргә, йөрешен тизләтергә әйдәп, дилбегәне, өзәңгене җиңелчә генә селкетеп атка сугып кую. Дилбегәне какмыйча ук кош кебек очып торган бер ат алырбыз. А.Әхмәт. Изге эшләр өчен бервакытта да соң түгел, диде ул, һәм аннары үзе дә соңга калудан хәвефләнгәндәй дилбегәләрне какты. Г.Минский. Минһаҗ абыйның дәртле генә: «Әйдә, юргак», – дип дилбегә кагуыннан мин барысын да аңлап алдым. Н.Гыйматдинова 14) Җилдә җилфердәү, селкенеп тору, тирбәнү. Карт каеннар какмыйлар бер яфрагын да, тып-тын. Н.Исәнбәт 15) Килеп бәрелеп селкетү, тибрәтү (җил тур.). Иске җил тегермәне канатларын шыгыр-шыгыр китереп кага 16) Бәреп егу, түшәлдерү, сөрлектерү. [Игеннәр] күкрәп үскәннәр бит! Җил-фәлән кагып, боз-фәлән сукмаса, быел крестьянның бүресе улый инде! З.Бәшири 17) Каты-каты бәреп, еш-еш тибү (йөрәк тур.). Бу вакытта йөрәкләрнең кагулары ешайды. М.Гафури. Йөрәгем кага башлады минем, Шәрифҗан абый, дигән булды теге егет. И.Гази. Әллә нәрсә булды шунда Янгуразга: йөрәге кагып, күз төбенә кадәр дым бәреп чыкты. Т.Әйди. Миңнулланың йөрәге какты, тамагы карлыкты. М.Мәһдиев. Һава шартларын барометрдай сизгән кебек йөрәге кага башлады. Н.Хәсәнов 18) Читкә тибәрү, кырыйга этәрү; баш тарту, ризалык бирмәү. Аннары кружканы кулы белән бер читкә какты. А.Шамов. Европа һәм рус музыкасындагы югары техниканы читкә кагу аңарда юк. М.Җәлил. Тик минем соңгы теләкләрне кире кактылар. Һ.Такташ. Аның сүзен какмадым. М.Гафури 19) Тыю, юкка чыгару. Трибун, латинча «тыям» дигәнне аңлаткан «вето» сүзен әйтеп, хәтта сенат карарын да кире кага алган. Тарих 20) Дошман һөҗүмен кире кайтару, җиңү. Һәм, авылда ныгып калып, безнең эре көчләребез килеп җиткәнгә кадәр, дошманның барлык контр-атакаларын кире кага. И.Гази 21) Уен коралында сыйфатсыз итеп уйнау яки уйнаганын өнәмәгәнне белдерү 22) күч. Исерткеч эчемлек эчү 23) күч. Үз күрмәү, рәнҗетү, кыерсыту, җәберләү. Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим. Г.Тукай. Эш була калса, боерган булса, сине читкә какмыйбыз инде, булсын гына инде, аннан соң сине бөтенләй башыңнан малга күмәрбез. Г.Камал. Әй-йе, Газиулла балакай, тормыш дигән нәрсә җитәрлек каккан алайса үзеңне… М.Хәсәнов ◊ Каккан казыгы да юк Бик ярлы, йорт-җир тотмый торган, хуҗалыгы булмаган кеше турында («йорт салырга түгел, җир алып казык кагарга да хәленнән килми» мәгънәсендә). Каккан казык кебек Кузгалмыйча бер урында тик басып тору, баскан җирендә катып калу турында. Әхияр карт, бу хәлләргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, баскан урынында каккан казык кебек торып калды. Г.Гыйльманов Кага бару Берәм-берәм рәттән кагу. Кешегә авыр сүз әйткән саен, бер кадак кага бар. Өмет Кага башлау Кагарга тотыну. Башка вакытлардагы шикелле үк, бүген дә буран башлануга чаң кага башладылар. Н.Яһудин. Сәет, үзе дә сизмәстән, бар көченә ишек кага башлады... Г.Гыйльманов Кага тору Бертуктаусыз кагу; озак кагу. Тик шулай да, хәтер янчыгыбызны кага торгач, бабайның борынгы тормыш турындагы бер әкиятен исебезгә төшерә алдык. Г.Гобәй Кагып бетерү Бөтенләй, тулысынча, берни дә калдырмыйча кагу. ---икеләнү, көтү һәм өметләнүләрнең тузанын кагып бетерергә теләгәндәй, аяклары белән тибенгәләп алды. Р.Мөхәммәдиев Кагып җибәрү Кинәт кенә кагу. Фатыйма малайны кагып җибәрде. И.Гази. Кыз Хөрбануның кулын кагып җибәреп кымызын түгә. М.Фәйзи. Дилбегәне кагып җибәрү белән, егәрле мал йөрешен кызулатты. С.Рафиков Кагып йөрү Бертуктаусыз, һәрвакыт кагу. Ярты гомереннән бирле, хатыны үлгән сагыштан, думбыра кагып йөрүдән башка бернәрсә дә белми. Ф.Бурнаш Кагып китү Билгеле бер моменттан соң кагарга керешү, кага башлау. Конторда мондый хата эшләр булганда, Галиәкбәр агайның ачудан шулай кагып китә торган гадәте бар булса да, бу ел каенатасы хәзрәт, хаҗга барырга вакыт, бу эшләрне куярга кирәк инде, диеп күп нәсыйхәт биргәч, эчмәскә тәүбә дә кылган иде. Ш.Мөхәммәдев Кагып кую Бер тапкыр кагу, сугып кую. Аша-эч, әти тапкан мал түгел, үзебез тапкан жәл түгел, дип дусларча җилкәмә кагып куялар. Ф.Хөсни. --- абыйсы, исе китеп, Равилнең аркасыннан кагып куйды. В.Нуруллин. Әтисе, җимеш тәмен сизгәндәй, иреннәре һәм күзе белән ишарә ясап, ым кагып куйгандай булды. Г.Ахунов Кагып тору Бертуктаусыз кагу. Канат кагып тора тегермән. Ә.Ерикәй Кагып чыгару Читкә, кырыйга этәрү, кырыйга китәргә мәҗбүр итү.Бүтән ат белән ярышырга туры килсә, яхшы карап бар, усал ат туры килеп, атыңның бер-бер җирен тешләп алмасын, я булмаса читкә кагып чыгармасын. М.Гафури. Алтын комлы яр буенда йөзтүбән каплап куелган алюмин көймәләр дулкын кагып чыгарган эре балыклардай ялтырап ята. Н.Хәсәнов Кагып чыгу Һәрберсен бер-бер артлы берәм-берәм кагу; барысын да кагу. Солдатның кан кызу: урысчалатып бер сүгенеп ала да казыкларны тагын кагып чыга. Г.Ахунов. Йортын караштырды, купкан киртәләрен кагып чыкты. Г.Мирһади |