КАГАН и. тар. Урта гасыр төрки дәүләтләрдә чикләнмәгән хокукларга ия булган дәүләт идарәчесе, берләштерелгән империянең башында торган иң олуг хан титулы һәм шул титулга ия кеше. Безнең ятим угланыбыз да әнә каган кулына әсир төшкән. М.Хәбибуллин. Рина астыртын гына күз салгалап, ят егеттә теге гайрәтле Атилланың – Көнбатыш Аурупага килеп җиткән азиат каганның яугирлек чалымнарын ачарга тырышты... Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә