КАВЫШУ ф. 1) Аерылып торганнан соң кабат очрашу. Бияләр, сыерлар көн буенча аерылган балаларына кавышып шатланалар, ялап, шаярып иркәлиләр. Г.Ибраһимов. Ләкин мондый кадерле кунаклар яныма килгән яки сөекле дусларым белән кавышкан көннәрем минем бик сирәк була. Ә.Еники

2) Бергә булу, берләшү. Бу ике халык бер кавышып, укмашып вә оешып җитсә, каршы торыйм димә, чөнки ул халык госманлылар белән канкардәш. М.Хәбибуллин

3) Гашыйклар очрашу, күрешү. Атта кунып яткан җиреннән таң алдында кайтып, ындырда сызгыра икән, төн буена зарыгып көткән гашыйк кыз Фатихә үзенең сердәше Гыйльминур җиңгәсен уята икән дә, болар комганнарын алып, икәү абзарга чыгалар икән, шунда егет белән кыз кавышалар икән --- дип гайбәтлиләр. Г.Ибраһимов

4) Тормыш кору, бергә кушылу, ир белән хатын булып яши башлау. Шау чәчәккә күмелеп яз килгәндә, иркәм, кавышырбыз дип өмет итәм мин. Ә.Ерикәй. Ата чыпчык белән ана чыпчык бергә кавышты исә, аерым оя коруны карый. Ш.Камал. Бер кавышкач, ике ел аерым торулары бик кыен диләр ич! В.Нуруллин

5) күч. Яраткан эшенә кире кайту мөмкинлеге чыгу, кабат шул эшкә керешү. Ул игенчелек турында, үзенең җир белән кавышудан бәхет, ләззәт табуы турында сүз башлады. М.Хәсәнов

Кавышып бетү Барысы да кавышу

Кавышып калу Кавышырга өлгерү. Сабыр итәм, сине көтәм, Кавышып калуларга ни җитәр. Җыр

Кавышып кую Кинәт, көтмәгәндә кавышу. --- күп еллардан соң, очраклы рәвештә генә Казанда күрешкәч, алар тагын бер-берсен ошатып, кавышып та куйганнар... З.Хөснетдинов

Кавышып тору Еш очрашкалап, әледән-әле кавышу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә