КАВЫШТЫРУ ф. 1) Аерылышып торганнан соң, кабат очраштыру, бергә туры китерү. Кавыштырсын безне яңадан Идел ярындагы ак каен. Ф.Кәрим

2) Гашыйкларга яшерен очрашу оештырып, күрешергә мөмкинлек бирү. Кавыштыра айлы кичтә Яшерен утта янганнарны. М.Җәлил. Үзләрен кавыштырган утрауга да юлны онытмады Альбинос белән Альбиноза ---. Р.Мөхәммәдиев

3) Ир белән хатынны кушу. Юк, ди, Ходай безне кавыштырмаса, нишләрмен, дип елый, ди. Ф.Әмирхан. Кайсын табыштырасың да аннан кавыштырасың. М.Җәлил

Кавыштыра бару Һәрберсен, булган берсен кавыштыру

Кавыштырып тору Һәрвакыт, еш кавыштыру

Кавыштырып чыгу Барысын да бер-бер артлы кавыштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә