КАВЫРСЫН и. 1. 1) Кош канатындагы эре каурый. Минем, каз кавырсыннары, чүпрәкләр сатып, сөенчегә дип әзерләгән алты тиен акчам бар иде. Г.Ибраһимов

2) диал. Пластмасса. Кавырсын тәме суга чыгып кына калмады, күзләрне ачыттыра торган исе бөтен өйгә таралды... А.Хәйртдинова

2. с. мәгъ. 1) Кош канатындагы эре каурыйдан ясалган. Кавырсын каләм

2) Пластмассадан эшләнгән, пластмассадан торган; полиэтилен. Хуҗа кеше кавырсын бөкене ачты да фарфор рюмкаларга салды. Ә.Баян. Берсе малын мактый, икенчесе аны төрергә әзерләнә, маймыл рәсеме төшерелгән кавырсын пакет тартып чыгара. Т.Галиуллин

Кавырсыны кату Балалыктан чыгу, җитлегү. Әнә шул егетләр әтиле гаиләдә үскән ир балаларга караганда һәр яктан да иртәрәк өлгерә, кеше буларак та тизрәк формалаша иделәр, аларның кавырсыннары алданрак ката иде. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә