КАВЫН и. 1) Кабакчалар семьялыгына караган, эче куыш озынча яки шарсыман формадагы, сусыл итле эре җимешле, түгәрәк эре яфраклы, уртасы куыш шуышма сабаклы игүле бакча үсемлеге. Ул быел җәй күрше авылында, Сашка дигән рус крестьян баенда, кавын бакчасын каравыллаган иде. Г.Ибраһимов. Тау итәгендәге түтәл бакчасына билгеләнгән җирдән таллар әрчелеп бетүгә якынлашу сәбәпле, ирләр югарыга – кавын, карбыз һәм бәрәңгегә билгеләнгән җирдән агач тамырлары төпләргә киттеләр. Ш.Камал

2) Шул үсемлекнең җимеше. Алар артыннан кыяр, кишер, кавын шикелле кадерлерәк яшелчәләр җитешә. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә