КАВЫЗ и. гар. 1) диал. Ясалма күл, бассейн, хавыз. Безгә хәзер бер генә юл: ничек кенә булса да вакытлы буабызны күтәрергә, отводный каналның тамагын киңәйтергә, казылып бетмәгән кавыз юлын ачарга. Т.Гыйззәт. Аның бер як кырыендагы таш улактан челтерәп су агып тора, кавызда исә төрле суүсемнәр чайкала, төбендәге төрле төстәге чуерташлар, вак дулкыннар аркылы, биеп торучы ниндидер җан ияләрен хәтерләтәләр. Ф.Латыйпов 2) Су тегермәненә су җибәрү өчен тактадан яки таш җәеп ясалган улак. Бүре кызып кына онны ялап азапланган арада, Төлке тиз генә барып тегермәннең кавызын ачып җибәрә. Әкият |