КАВКАЗЛЫ и. Тумышы белән Кавказдан булган, Кавказда яшәүче халыкларның бер вәкиле. Ул --- кавказлы, чуваш, чегән һ.б. азчылык милләтләрнең көйләреннән күп кенә үрнәкләр уйный. М.Җәлил. Анысы кавказлы иде, әллә әрмән, әллә грузин инде. А.Расих