КАВЕМ и. гар. 1) сөйл. Нәсел-нәсәбә, бер ыру кешеләре. Болай да сезнең кавемнең җүнле кушаматы юк: Катыржан да Төлке, Карун да Кулак. Н.Гыйматдинова

2) Кабилә, халык. Кавемнәрдән гыйлем-мәгърифәттә, һөнәрдә бик артта, бик еракта калганыбызны балаларыбызга, халкыбызга аңлата башладылар. Ш.Мөхәммәдев. Ә шул чакта ил башкаласында ят кавем егетләре күкрәк киереп хөррияттә йөри. Т.Әйди. Татарны башка, чит-ят кавемнәр нигәдер, хәйләкәр, диләр. Ф.Яхин

3) күч. Токым, зат. И-и, юләр, хатын-кыз кавемен беләм инде мин! Әгәр синең чынлап яратуыңны сизеп алсалар, хәзер хан кызына әйләнәләр… В.Нуруллин. – Кайсыгыз бу, җен кавеме! Җибәр! – дип чәбәләнә башлый. Г.Лотфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә