КАВАЛЕР и. фр. 1) сөйл. к. кавалерист. Абый – батыр командир, ул бит атлы кавалер. К.Нәҗми 2) сөйл. Өйләнмәгән егет. [Маһруй:] Ал якта минем кавалерым да бар бит әле. Ф.Әмирхан. Хәзер инде аны назлый алырлык кавалерлар еракта – я Аурупаның төрле тарафларында, я Африкада – Өченче Рейх чикләрен киңәйтеп йөри. Т.Әйди 3) Парлы биюдә хатын-кыз белән каршы биюче ир-егет 4) Хатын-кызга илтифат күрсәтеп, төрлечә күңелен күтәрергә тырышучы ир кеше. --- театр буфетыннан шоколад алып партадашына тәкъдим итүе исә аның үзен кавалер итеп танытасы килүеннән түгел иде микән? Т.Әйди. [Торышым] --- барышняларны сәламләп каршылаучы кавалер торышына охшый иде булса кирәк. К.Басыйров. Баш түбәләре такырая төшкән кавалерлар берәм-берәм читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Р.Мөхәммәдиев 5) Ордены булган, орден белән бүләкләнгән кеше. Икегез дә Георгий кавалерлары, оялмый шул сүзне сөйләп утырасыз. М.Гали. Ике мәртәбә Татарстан депутаты. Ике орден кавалеры. Кыскасы, мин сезгә бик яхшы кадр алып килдем. Г.Ахунов. Закон буенча, Дан орденының тулы кавалерлары Геройларга тиңләштереләләр. Г.Гыйльманов |