КАБЫРЧЫК и. 1) Кайбер умырткасыз хайваннарның тышкы тәэсирдән саклый торган каты кабыклы тышчасы. Дулкын калдырган кабырчыклар, мәрҗән валчыклары, кояшта кызып, тирә-юньгә йод һәм бозыла башлаган балык исе тарата. М.Юныс. Зәйтүнә камның өс киемнәренә, шалтыравык бака кабырчыкларына игътибар итте. М.Хәбибуллин. Ихтимал, ташлар, кошлардагы кебек үк, азыкның каты өлеше: молюск кабырчыкларын, буынтыгаяклыларның хитин панцирен изеп йомшартырга ярдәм итә торгандыр. Кызыклы физиология

2) Куыкчык. Кем дә кем үзен сиздерсә: камышы селкенсә яки камышы төбеннән кабырчыклар чыкса, аңар җәза бирелә. Г.Гобәй

3) күч. к. кабык (9 мәгъ.). Коллектив әкренләп бердәмлеген югалта башлады, һәркем үзенең шәхси кабырчыгы эченә кереп бикләнү ягын карый. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә